Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике телне дә саклыйк

Икетеллелек турындагы закон үтәлеше – җитди мәсьәлә. Тормыш-көнкүрештә аның кагылышы булмаган өлкә юк. Шуңа күрә законны гамәлгә ашыру республика дәрәҗәсендә тикшерелеп тора.  Күптән түгел генә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында шушы хакта сөйләшү булды.  Видео-киңәшмәне премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев алып барды. Ул җитәкчеләргә катгый бурычлар билгеләде: теләсә кайсы оешма, учреждение, сәүдә объектларындагы элмә такталар, реклама, юл күрсәткечләрендә язулар ике телдә булырга тиеш. 

«Республикада рус һәм татар телләре икесе дә тигез хокуклы, һәм аларның берсенә генә өстенлек бирелми. Кадрлар җитмәүне сәбәп итеп күрсәтеп кенә законны үтәми калырга ярамый», – дип кисәтте Васил Шәйхразиев төрле тармак министрлыклары һәм муниципаль берәмлекләр вәкилләренең чыгышларын тыңлаганнан соң.   
Тукай районында хәл ничек соң? Гомумән алганда, дәүләт бюджет оешмаларының исемнәре, аларның эш вакыты нигездә татарча да, русча да язылган. Урам исемнәре күрсәтелгән элмә такталар да икетеллелекне күздә тотып эшләнгән. Район хакимиятендә «Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законнарны гамәлгә ашыру комиссиясе» эшли. Аның җитәкчесе – район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров белдергәнчә, безнең районда «Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы» закон таләпләрен үтәү контрольдә тотыла. Авыл җирлекләрендәге объектларда элмә такталарның булуы һәм мәгълүматларның телләр турындагы закон таләпләренә туры килү-килмәве тикшерелеп тора. Республика дәүләт телләренең берсендә мәгълүмат булмау административ хокук бозу булып санала, аның өчен штраф каралган. «Авыл, урам алтакта-күрсәткечләре, сәүдә, мәдәният, мәгариф һәм башка объектларда белдерүләр, норматив актлар, карарлар һәм башка рәсми документлар, мәгълүматларның закон кушканча рус һәм татар телләрендә төгәл һәм дөрес итеп язылышына һәм кулланылышына һәр авыл җирлеге җитди карарга тиеш», – дип кабат искәртте Рөстәм Илдусович. Аның аңлатуынча, сәүдә маркалары, кибет исемнәре тәрҗемә ителми. Әмма башка мәгълүмат, ягъни эш сәгатьләре һәм аның нинди хезмәт төре күрсәтүе, әйтик, кибетме, әллә матурлык салонымы икәне ике дәүләт телендә языла. 
Закон таләбенең үтәлүе, ике дәүләт теленә дә хөрмәт күрсәтелү сөендерә, билгеле. Тик менә бер генә хәреф хатасы китсә дә, элмә тактаның сыйфаты төшә, күңелдә канәгатьсезлек уята.  Кимчелекләрне ничек бетерергә соң?  Моның өчен башлап район хакимиятендә эшләүче комиссиягә мөрәҗәгать итәргә була. Бу очракта һәр кеше комиссия әгъзалары – һәр тармакның идарә яки бүлек башлыклары, компетентлы белгечләре һәм тәрҗемәчеләр ярдәменә һич икеләнмичә өмет итә ала. 
Хаталы язуларны ачыклау һәм киметү өчен республика күләмендә төрле чаралар үткәрелә. Шулардан иң нәтиҗәлесе – конкурслар. Әйтик, «Халык контроле» оештырганында халыкның битараф түгеллеге күренә: быелның 1 февраленнән башлап республика буенча барлыгы 1686 мөрәҗәгать кергән. «Ләкин хәбәрләрнең дөреслеген ачыклап, хаталарны төзәтүгә ирешү озакка сузыла, кайберәүләргә бер ел вакыт җитми!» – дип канәгатьсезлек белдерде видео-киңәшмәдә Васил Шәйхразиев, җаваплы кешеләрнең халык мөрәҗәгатенә салкын каравы белән килешмичә. «Республика халкы икетеллелек мәсьәләсендә битараф түгел. Кимчелекләрне күрсәтеп хәбәр итеп торалар, үзебезгә барасы да юк. Шулай дәвам итәргә кирәк», – диде ул кешеләр белән элемтәне сакларга һәм ныгытырга кирәклегенә басым ясап. 
Без барыбыз да үзебез яшәгән авылны, җирлекне яратабыз һәм аның гел төзекләнә, күркәмләнә баруына сөенәбез. Әмма тел, грамота ягы аксый икән, күңелебез төшә, шулай бит. Безгә хаталарны булдырмау ягын бергәләп кайгыртырга кирәк. «Телне каләм саклый» дигән әйтем бар бит, шуңа күрә уй-фикерләрегез, теләкләрегезне редакциягә дә язып җибәрегез әле. Без аларны газета укучыларга җиткерербез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев