Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике сәгатьтә – бер чиләк җиләк

Ел елга охшамый, диләр. Быелгы җәйге көннәрнең матурлыгы урман-кырларга, күкрәп үскән иген басуларына сибелгән. Җәй соңарып килде дисәк тә, бакчада өй җиләге кызарып пеште, аланлыкларда каен җиләге, җир җиләге өлгерде. Авыл халкы кояш күренүгә җиләккә ашыкты.

Без дә ел саен Колыш урманы янәшәсендә урнашкан аланлыкка каен җиләгенә, җир җиләгенә йөрибез. Иртәнге сәгать алтыда китеп, иртәнге сигезгә кире әйләнеп тә кайтабыз. Шул вакыт эчендә биш литрлы чиләкләрне тутырып та куябыз. Гаҗәеп күп быел җиләк. Сусыл, кызыл, эре җиләкләр үзләре тәгәрәп чиләккә керергә әзерләр кебек. Әле эштән соң да яңадан берничә сәгатькә барып кайтырга өлгерәбез. Быел кыш көне ашарга һәм туган-тумачаларга күчтәнәчкә өләшергә җиләк шактый җыелды. Каен җиләгеннән тәмле пироглар пешердек, кайнатма да ясадык. Әйе, җиләк җыяр өчен тырышлык, сабырлык кирәк. Иренмәсәң, витаминлы азык ел әйләнәсе табында булыр. Җиләкле җәйләрнең яме һәм тәме хезмәттә күренә шул, дип, барлык газета укучыларны да урман-кырларга чыгарга, җәйнең татлы нигъмәтеннән авыз итеп калырга чакыра оста җиләкче, Калмия авылының китапханә мөдире Энҗе Галиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев