Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике генә ингредиенттан файдалы коймак

Билгеле диетолог ике генә ингредиенттан пешереп була торган коймак рецепты белән уртаклашкан. Мондый коймакны артык килограммнар җыелудан курыкмыйча ашарга була икән!

Австралиядә яшәүче табиб-диетолог Ребекка Готорн, ике генә ингредиент кулланып, американча коймак (панкейк) пешерергә өйрәткән. 32 яшьлек диетолог белдерүенчә, мондый коймакны симерүдән курыкмыйча рәхәтләнеп ашарга була.

Панкейкларны әзерләү өчен бер банан һәм ике тавык йомыркасы кирәк. "Рецепт бик җиңел, - ди табиб. - Ул яхшы истә кала. Пешеренергә яратмасагыз да, бу коймакны әзерләп карагыз!"

Иң башта йомыркаларны блендерда яхшы итеп тугларга кирәк, аннары аларга пюре хәленә җиткерелеп изелгән бананны өстәгез. Әлеге ике ингредиент коймаклар тәмле килеп чыксын өчен җитә, ди Готорн. Тик әгәр дә инде панкейкларны бераз үзгәртәсегез килсә, йомырка һәм банан кушылмасына берничә калак солы яисә карабодай оны өсти аласыз, ди ул.

Панкейкларны азыкны көйдерми торган табада пешерергә киңәш ителә. Коймакны алтынсу төскә кергәнче ике яклап та кыздыру кирәк. Әзер коймакларны яраткан соусларыгыз, яки җиләк-җимеш белән ашарга мөмкин.
Ялларда пешереп карамый булмас бу панкейкларны, авыз суларын китерде!

Фото: @nourish_naturally

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X