Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ии, гомер дигәннәрең…

Аллаh биргән гомеремне якты йөзле булып, кешеләргә бары яхшылык эшләп , рәхмәтләр ишетеп кенә яшәсәм иде, балаларыма тэуфыйкъ, михербан бирсәң иде, дип Ходайдан сорагандыр да, Аллаhнын «Әмин» дигән вакытына туры килгәндер Мөнирә апаның теләкләре.

Әйе, чыннан да, якты йөзле, елмаеп тора торган, эчкерсез самими карашлы, яхшы куңелле ана,  инде дуртенче буын өчен дәу әни булган олы йөрәкле, киң күңелле, зур хөрмәт hәм ихтирамга лаек гап-гади татар хатыны- Мөнирә апа хакында язмам. Мөнирә апанын бүген олы юбилее,  аңа 95 яшь.
95 ел гомер иткән кеше турында кыскача гына язып та булмыйдыр ул. 
   1927 елның 16 июлендә Сөлек  авылында  Даутов Сөләйман белән Бибисрур гаиләсендә 4нче бала булып  доньяга килә ул. Алар барысы 9 бала булалар. (Собеханалла, диясе генә кала. Чонки, 9 бала турында, ул заманнардагы җиткелексез тормыш турында язып торунын кирәге дә юктыр.) Ләкин, төрле сәбәпләр, төрле фаҗигаләр аркасында 9 баланың 5се бәләкәй чакта ук вафат була.
   Сугыш башланганда 7нче класста укыган вакыты  Монирә апаның. Әлбәттә инде мәктәптә укуларның  тәртибе дә китә. Авылдагы барлык ир-атларны сугышка озаталар. Сөләйман абый сугышка кадәр колхозда  завхоз, бригадир булып эшләгән, hәм менә хатыны Бибисрурга 4 бала калдырып, 14 яшьлек кыз балага бер бәйләм  амбар ачкычлары тоттырып, бригадирлыкны да Мөнирә апа өстенә йөкләп Сөләйман абый да яу кырына китеп бара.
Авылда карт-коры, бала-чага, сабыйларын күкрәкләренә кысып, инде ничекләр яшәп китик соң, дип аптырашта калган хатыннар. Ә Мөнирә апа кулында бер бәйләм ачкыч, юка иңнәренә күтәреп алга таба авылдашларын яшәтергә, эшләтергә тиешле бригадирлык эше. Нәрсә эшләргә, кая барып тотынырга? Басуда бәрәңге утау, билчәннәргә кадала- кадала тары утау, колхоз малларына ризык әзерләу. 14 яшьлек кыз бала нәрсә эшли ала соң? 
  Бер ни эшләп булмый, тормыш дәвам итә, чәчү чәчәргә кирәк. Куенына мичтә пешкән бәрәнге тутыра да, өй борынча 9-10 яшьлек малайларны җыеп, хәрберсенә берәр бәрәнге биреп җир сөрергә алып чыга бригадир. Ничек итсә итә, башкарып чыгалар җир сөрүне. Мөнирә апа әкерен генә, көйләп кенә сөйли дә, сөйли. Ә минем, шушы сабыйны  кызганудан күзләремә яшь, тамагыма төер тыгыла.
  “Казанга семенага киттек”-, дип дәвам итә истәлекләрен Мөнирә апа. Атлар ябык. Бара алырдай хатыннар белән ерак, озын юлга чыктык. Аякларда чабата, өстебездә дә, ташка үлчим генә, кием.
 Җәяүләп 11 көн баралар Казанга. Юл газабы- гүр газабы, дигән әйтем бар татар халкында. Димәк, тәфсилләп язып тору урынсыз. Алай да, семенаны исән- имин алып кайтып җиткерәләр.
- Авылда 2 карт- Гыймран бабай белән Габдрахман бабайлар бар иде, шуларны алып чыктык басу башына. Бабайлар өйрәтеп тора, hаман да шул 9- 10 яшьлек малайлар кул белән чәчү чәчәләр.-ди. Шулай итеп тормыш каршыга килеп кенә торган  авырлыкларны җиңеп, сынмаска- сыгылмаска тырышып, уз агымы белән бара.
  Әтисе сугышта үлеп кала Мөнирә апаның. Нива елгасын кичкәдә, зур көймәләргә утырып кереп киткән солдатларны дошман самолеты бомбага тота. Су өсте кып-кызыл була...
   Сугыш беткәндә 19 яшьлек җиткән кыз була Мөнирә апа.   Бригадирлыкны сугыштан исә- имин кайткан авлыдашына тапшыра ул. Ачлы- туклы булсак та, халык дәрт иде, иске генә, бәләкәй генә клуб та гөрләп тора иде, ди. Сөлек авылында клуб мөдире булып та эшли, фермада сыер да сава ул. Кич клубка чыгар өчен, бер әбинең идәннәрен юып, чишмәдән сулар китереп, эшләрен эшләп чыга идем, шунын өчен ул миңа галошларын биреп тора иде , ди.” Ииии, гомер дигәннәрең,”- дип көрсенеп куя да, тагын дәвам итә.

  Ул заманнарда райкомнан колхозларны тикшерергә уполномоченныйлар җибәрәләр иде.  Безгә дә килде, сугыштан кайткан, солдат киеменнән, матур гына, кап-кара чәчле бер егет. 
- Авыл советы секретаре Сафия апа бар иде. Сөтле чиләк күтәреп авыл советы каршыннан утеп барам. Сафия апа тәрәз шакый, кер әле, ди, мине чакыра. И, Ходаем, ни булды микән, дим. Бик хормәтле, коры кеше иде, мәрхумәкәем, урыны Җәннәттә булсын.  Кердем, ишек төбендә генә басып торам. Эшләрне, тормышларны сораштыра инде бу.
-Минем сиңа бер сүзем бар әле, Мөнирә, -ди .
-Тыңлыйм, Сафия апа, -дим.
-Сине кияугә димлим әле мин,- ди.
-И, Сафия апа, аягыма кияргә галошым, өстемә алмаш кулмәгем булмасын, нинди кияу,- дип борылып чыгып барам, каршыма теге уполномоченный килеп басмасынмы. Шул егеткә димләве икән.
Узе кет-кет көлә, үзе яулык чите белән куз яшьләрен сөртә Мөнирз апа. Менә шулай 19 яшеннән кияугә чыгып 6 балага гомер бирәләр “Уполномоченный” Хәниф абый белән Мөнирә апа. 
Үз кыенлыклары, шатлыклары, мәшәкатъләре белән матур тормыш коралар алар. Хәниф абый агроном да, парт.оешма секретаре да, авыл советы председателе дә булып эшли. Бераз алга китеп әйтәм, бик оста итеп плакатлар, лозунглар да язган ул. Ул әле безнен фронтовик шагыйребез дә иде. Авыл китапханәсендә уз куллары белән язган шигырләр альбомы саклана аның. Вафат инде Хәниф абый.
Шулай итеп, Хәниф абый белән Монирә апа 6 бала устерәләр. Мөнирә апа клубта  эшли, аннан сон пекарняда, 16 ел коммутаторда телефонистка булып хезмәт куя.
Безнен авылда Мөнирә апаны уңган пешекче итеп тә беләләр. Колхозга кайлардан гына, нинди генә җитәкчеләр килсә дә, берсе дә Мөнирә апанын зур, булары чыгып торган тәмле бәлешен авыз итми китмәгән. 
-Иии, ул заманнарда колхоз чөгендере эшли идек бит. 5шәр- 6шар гектар бирәләр иде. Эшләдек, Аллаhка шөкер, карышмадык.-ди Мөнирә апа. 
Әйе, басынкы да, унган-булган да, суз тынлаучан да булган Мөнирә апа. Аның талгын гына, йомшак кына тавыш белән сөйләгәнен тыңлау, истәлекләрен яңартып көлеп тә, елап та искә төшеруләре, куңелләрне әллә кайларга алып китә. Нинди тормыш кичкән, бугенге көндә дә куңеленең йомшаклыгын, күзләренең нурын саклап кала белгән АНА.
  Мөнирә апа иңнәр күтәрә алмаслык авыр кайгылар да, бала югалту ачысын да кичерә. Төпчек улы Ильгизенең хатыны үлеп киткәннән соң, 3 бала белән ятим калган улының күзләренә ничек карагандыр да, нинди сузләр таба алгандыр газиз ана. Ильгизе балаларын да ким-хур итми үстерә, беренчеләрдән булып ДОН комбайны алып кайтып, шул комбайнда алдынгы булып колхозда эшли. Ни кызганыч, Ильгизнең дә гомере кыска була. 3 онык та  олы йорәкле, киң күңелле ана канаты астында була.
   Монирә апанын 5 баласы исән. Алардан туган 13 онык, 19 оныкчык, 4 оныклар баласы.Ә Мөнирә апа узе  кече кызы, Ветераннар советы рәисе, инде узе дә лаеклы ялда булуга карамастан, район күләмендә оештырыла торган спорт ярышларында, авылыбыз клубында уза торган чараларда актив катнашучы, бер суз белән әйткәндә- авылыбыз активисткасы-Фәридә апа тәрбиясендә яши.    Мөнирә апа бүген дә, авылдагы, районыбыздагы яналыклар белән кызыксынып тора.
 Кеше өзелми Мөнирә апалардан. Атна ялларына балалар, оныклар кайтып тула. Мөнирә апаның якты йөзен, яратып караган күзләрен, кытыршы учлары белән икәләгән кулларын, Фәридә апаның вакыт табып күп итеп әзерләп куйгап манты- пилмәннәрен, әнисе кебек оста итеп пешергән бәлешләрен сагынып кайталардыр алар.  Фәридә апа, балаларны санап китә, -Казаннар, Чаллылар, Әлмәтләр, исемнәре белэн саный башласам, үзем дә буталам кай чагында, ди дә, янгыравыклы тавышы белән кычкырып көлеп тә җибәрә. 
   Әйе, рәхәт итеп, җиткелек тормышта, гөл-бакчалы ихатада, матур итеп, балалар-оныклар кадер- хормәтен тоеп, рәхмәтләрен ишетеп яши Мөнирә апа. Чыннан да, теләкләре кабул булган Мөнирә апаның. 
     Хормәтле Мөнирә апа, үз чиратыбызда без дә, Иске Дөреш авылы мәдәният йорты, авыл китапханәсе, авыл җирлеге хезмәткәрләре исеменнән олуг юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Киләчәк гомерегездә дә бүгенгедәй  тормыш матурлыгын үз күзләрегез белән күреп, йомшак, назлы җилләрне  тоеп, хәтфә үләннәргә  уз аягыгыз белән басып, рәхәт итеп яшәргә насыйп итсен әле.
95 яшьлек юбилеегыз котлы- мөбәрәк булсын.

Ләйсән Миннахметова
/Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев