Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар билгесе

Коронавирус көчәйгән вакытта социаль ярдәмнең кыйммәте бигрәк тә арта. Дәүләт кенә түгел, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм активистлар бу эшкә үзләреннән өлеш кертә. Игелекле гамәл кылучыларның аз керемле, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм кулы сузуы турында хәбәрләр ишетеп торабыз.

ТР Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты Николай Нефёдовның әледән-әле үз сайлаучыларына игътибар күрсәтеп торуы мактауга лаек. Шушы көннәрдә ул Тукай районында яшәүче 30 гаилә өчен азык-төлек җыелмалары әзерләде. Ярдәм күрсәтеләчәк гаиләләр исемлеге районның волонтерлар штабы белән килешенгән. Әле күптән түгел, Өлкәннәр көне уңаеннан, Николай Валерьевич Теләнче Тамактагы картлар һәм инвалидлар йортына су җылыту кулерлары алып биргән иде. Ә 1 сентябрьдә, «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе кысаларында, беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр бүләк итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев