Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Игелек кыл»

Инвалидлар җәмгыятенең хәйрия фондына кергән акчаларны файдалану буенча район комиссиясенең утырышы үтте. Көн тәртибендә ике мәсьәлә каралды.

Түбән Суыксу авылында яшәүче инвалид балага реабилитация өчен техник чаралар алуга, Калмия авылында яшәүче инвалидка дару препаратлары сатып алуга финанс ярдәме кирәк. Комиссия техник чаралар бәясенең бер өлешен түләү өчен 15 мең сум күләмендә акча бүләргә дигән карарга килде, Калмиядәге яшь инвалидка тормыш өчен бик кирәк булган кыйммәтле дару препараты алырга 27 мең сум акча бирү турында карар итте.
Искә төшерәбез, район инвалидлар оешмасы каршында эшләүче ярдәм фонды узган ел ахырында булдырылган иде. Район башлыгы Фаил Камаев башлангычы белән үткәрелгән хәйрия марафоны кысаларында 3 млн сумга якын акча җыелды. Тормышта авыр хәлдә калган тукайлыларның гаризаларын карау буенча махсус комиссия дә төзелде. Фонд акчаларын максатчан файдалануны контрольдә тоту эше әлеге комиссиягә йөкләнгән.

Комиссия составына түбәндәге хезмәткәрләр керә:

Зарипов Г.С. – район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе;
Закиров Р.И. – муниципаль район башлыгы урынбасары;
Авзалов Л.Г. – башкарма комитет җитәкчесе;
Шәфыйкова Г.А. – район Советы аппараты җитәкчесе;
Шакирова Г.Ю. – башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары;
Гыйлаев Ф.М. – район иҗтимагый советы рәисе;
Юсупова Л.И. – ТРда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең райондагы ижтимагый ярдәмчесе;
Исмәгыйлева Г. Р. – «Шәф-
кать» халыкка социаль хез-
мәт күрсәтү директоры вазифаларын башкаручы;
Сабирҗанов Г.Г. – район үзәк дәваханәсе баш табибы;
Нәҗмиев Ф.Ф. – социаль иминият фондының Татарстан Республикасындагы 15нче филиалы директоры;
Юсупова Р.М. – «Якты юл» («Светлый путь») газетасы баш редакторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев