Тукай районыннан тугыз баланы аякка бастырган Старковлар гаиләсе тиздән өй туен бәйрәм итәчәк
Лев Толстойның: «Өендә үзен бәхетле итеп сизгән кеше генә бәхетле», - дигән сүзләре барыбызга да билгеле.
Старковлар гомере буе үз йортларын булдыру турында хыяллансалар да, теләкләре безнең Тукай районында гына тормышка ашты. Тугыз балалы бу гаиләгә күп газаплар кичерергә туры килә, ләкин алар тормыш сынауларына бирешмәделәр, сынмадылар.
Үзебезгә генә ышандык
– Мин Кемерово өлкәсеннән. Кировта мех фабрикасында эшләгәндә булачак ирем белән таныштым. Бер елга якын очраштык, аннары өйләнештек. Чират җиткәч безгә тулай торакта аерым бүлмә бирделәр. Шатлыгыбызның чикләре юк иде! 1992 елның августында беренче кызыбыз Татьяна туды, ике елдан – Юрий, биш елдан–Александра, соңрак Иоанн, Мария, Тимофей һәм Тихон дөньяга килде. Тагын ике кызыбыз-игезәкләр Таня һәм Маша тудылар, – дип башлады сүзен безнең хикәянең героинясы Светлана Александровна үзенең зур гаиләсе турында.
– Балаларны тудырганда без беркайчан да башкаларның ярдәменә өметләнмәдек. Ирем 12 яшендә ятим калды. Минем әти – әнием еракта яшиләр иде. Шул рәвешчә, булганнары белән канәгать булдык, беркемнән дә көнләшмәдек, ләкин балаларыбыз хезмәттә үссен, бернинди эштән дә курыкмасын, яхшы укысыннар өчен тырыштык. Кешегә үзе эшли алмаган сынаулар бирелми, шуңа күрә без дә шактый кайгы-хәсрәт кичердек. Төнлә йортыбыз янды. Урамда калдык. Иң мөһиме, балаларның берсенә дә зыян килмәде. Безгә туганнар, күршеләр, бөтенләй чит кешеләр ярдәм күрсәттеләр.
Чит балалар булмый
-Кызыбыз Таняның гыйбәдәтханәдә танышкан ике дус кызы барлыкка килде. Кызлар белән аралашкач, без аларның әти – әниләре хокукларыннан мәхрүм ителүләрен һәм приютта яшәүләрен белдек, үзебезгә алдык. Әлегә кадәр бу кызларның безгә ничек ышанып тапшырылуларына гаҗәпләнәм, чөнки торак шартлары таләпләргә туры килмәде. Ул вакытта безнең алты балабыз бар иде инде. Ләкин нәрсә эшлисең, тыгыз, беркем дә үпкәләми иде.
Асрамага алынган ызларның сәламәтлеге бик яхшыдан булмый. Вакыт узу белән кызлар ныгый, яхшырак укый башлыйлар, тырыш тәрбия үз нәтиҗәсен бирә. Мәхәббәт һәм наз, җылы сүз, кайгырту үз эшен башкара. Хәзер инде бу кызларның үз гаиләләре, балалары бар. Игезәкләр пешекче һөнәренә өйрәнгәннәр, соңыннан җәмәгать туклануы технологы булырга укыганнар.
Гаиләнең шатлыклары
- Улыбыз Юрийга 28 яшь тулды. Армиядән соң 7 ел контракт буенча хезмәт итеп кайтты, хәзер автосалонда эшли. Хатыны белән алар безгә ике онык бүләк иттеләр. Александра кызы Чаллыда көллиятне тәмамлаган, коткаручы белгечлеге буенча. Ире Никита белән улы Артемны үстерәләр, Чаллыда яшиләр. Яхъя КФУга укырга керә, бер ел укыгач, яшьтәшләре белән бергә армиягә китте. Узган атнада хезмәттән кайтты. Гаиләбездә шундый зур шатлык. Сез хәтта күз алдыгызга да китермисез! Кызым Мария 10 сыйныфны тәмамлап, көллияткә укытучы һөнәренә укырга барырга тели. Тимофейга 15 яшь, ул бик акыллы егет. Алты яшьтән мәктәпкә китте. Өлкән балалардан укырга, язарга, санарга өйрәнде. Хәзер ул унынчы сыйныфта, хирург булырга тели. Аның хыялы тормышка ашсын. Кечкенә Тихон да абыйларыннан калышмый. Хәзер Тихон җиденче сыйныфта укый, яхшы билгеләр белән билгеләр куандыра, баскетболда да уңышка ирешә, – дип горурланып сөйли күп балалы әни.
Яңа поселогында-яңа йорт
– Безнең гаиләдә зур бәхетсезлек тә булды. Төн уртасында янгын чыкты. Бөтен милек көл булды. Безгә Тукай районына күченергә киңәш иттеләр, Чаллы янында бай хуҗалык, җитәкчесе дә хәлегезне аңлый торган кеше, дип әйттеләр. Шулай итеп без Яңа поселогына килдек. «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов безнең белән озак сөйләште, авылда эш авыр, әмма җаваплы, шул ук вакытта түләүле, дип аңлатты. Рәхмәт, безне эшкә алдылар, шунда ук яхшы йортта өч бүлмәле фатир бирделәр. Шуннан дүрт ел үтте. Ирем токта эшли, калибрлау белән мәшгуль, ашлыкны чистарта, сортларга аера. Мин үзем фермада, 50 бозауны карыйм. Минем бурычым- хайваннарны ашату, уңайлы шартларны саклау. Ике айга кадәр яшь терлекләргә сөт эчертәбез, аннары акрынлап рационга югары сыйфатлы коры сөт, соңрак фураж өстибез. Бозаулар өч айга җиткәч, бүтән бүлеккә күчерәләр, алдан үлчиләр. Артым әйбәт булса, бозау караучыларны да дәртләндерергә онытмыйлар, премия язалар. Аллага шөкер, лаеклы хезмәт хакы да, мин пенсия дә алам, – дип елмаеп сөйли Светлана Александровна. Шулай ук ул яңа йорт төзүләре белән мактанды.Без әле Яңа поселогындагы тормыш турында озак сөйләштек, Светлана үзенең күршеләре, элеккеге укытучысы Александра Жукова турында сөйләде, ул гаиләгә акыллы киңәшләр белән ярдәм итә икән, фермада эшләүче дус кызлары, бистәнең күз алдында чәчәк атуы, төзекләнүе, ныгыуы турында сөйләде.
- Без бәхетле. Бу өлкәдә ярдәмчел кешеләр игелекле, якты яшиләр, - диде күп балалы әни саубуллашканда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев