Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иcтәлекле очрашу

Теләнче-Тамак мәдәният йортында гадәти булмаган очрашу – “Тылсымлы матурлык дөньясы”нда очрашу узды. Төгәлрәк әйтсәк, шушы тылсымлы матурлыкны булдыручы рәссам Рауза Латыйпова-Иванова белән очрашу кичәсе.

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында
горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар
үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Безнең якташларыбызның күбесе
районнан читтә - республика күләмендә һәм хәтта Россия күләмендә дә
танылган шәхесләр. Без алар турында телевидение тапшыруларын карап,
матьбугат битләреннән укып та белә алабыз. Шулар арасында безнең
якташыбыз - Татарстан республикасы һәм Россия рәссамнар берлеге әгъзасы
- Рауза Латыйпова-Иванова да бар.
Рауза Габдраким кызы 1956 елда Тукай районы Хуҗи авылында туа.
Лениногорск педагогия училищесының сәнгать-график бүлегендә һәм
Чабаксар дәүләт педагогика институтының сәнгать-график факультетында
һөнәри белем ала. 1981-1996 елларда 1нче балалар сәнгать мәктәбендә эшли.
Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының сәнгать-график факультеты
студентлары белән декоратив-гамәли сәнгать һәм рәсем сәнгате буенча
мастер-класслар үткәрә. Республика шәһәрләрендә күргәзмәләр залларында
студентлар күргәзмәләрен оештыра. Шәһәр, төбәк һәм халыкара сәнгать
күргәзмәләрендә актив катнаша. Аның тарафыннан 100дән артык эш
язылган. Педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен ТР Мәгариф һәм фән
министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
“Һәр кеше үзенең хис-кичерешләрен төрлечә белдерә. Берәүләр
уйларын шигъри юлларга яки чәчмә әсәрләргә салса, икенчеләре кулларына
пумала алып, төрле сурәтләр, бизәкләр төшерә. Рәссамнар да шагыйрьләр
кебек. Алар да үзләрен әллә кайчаннан борчып йөргән хәл–вакыйгаларны,
тормышыбыз күренешләрен төрле төсләр теле белән әйтеп бирә. Шул ук
төсләр балкышы, шул ук фикер тирәнлеге, шул ук моңнар. Алар бары тик
башка өслеккә генә төшә” – дип тәсвирлады Рауза ханым үзенең эшчәнлеген.
Әлбәттә, рәсем ясау кечкенәдән башлана. Балаларның фантазиясе бик
көчле, шуңа күрә алар күз алларына килгән сүрәтләрне кәгазь битләренә бик
мавыгып төшерәләр. Әнә шундый сабыйлар “Ак чәчәк” балалар бакчасыннан
бу очрашуга килделәр. Аларның җырлап-биюләренә, нәфис итеп шигырь
сөйләүләренә барысы да таң калып карап тордылар. Алар әле бик тырышып
рәсем дә ясап килгәннәр! Шуларны рәссам апаларына бүләк иттеләр.
Теләнче-Тамак мәдәният йортында Рауза ханымның “Этюд” студиясе
дә эшләп килә. Биредә балалар бик яратып шөгелләнәләр, аларның эшләре
төрле бәйгеләргә юнәлтелә. Шулар арасында күптән түгел региональ бәйгедә
җиңү яулаган Адель белән Ангелина Болотовларга Рауза ханым дипломнар
һәм бүләкләр тапшырды. "Мондый данлыклы рәссам белән белән эшләү,
аннан дәресләр алу - бик зур бәхет, шуңа күрә мөмкинлек булганда, Рауза
ханымның дәресләренә йөрергә тырышыгыз” – дип ассызыклады мәдәният
йорты директоры Илгиз Шәрифуллин.

Рәссамның укучылары да күп икән. Шулар арасында Теләнче-Тамак
урта мәктәбе укытучысы Лотфуллина Алсу да бар. Ул Рауза ханымның
дәресләрен җылылык белән искә алды, студент елларында ясаган рәсемле
альбомын тамашачылар хозурына тапшырды.
Рауза ханым мәдәният йортында урнаштырылган сүрәтләренең тарихы
белән таныштырды, тормышында бу иҗади эшләр нинди урын алганын
әйтте, алдагы уй-планнары белән уртаклашты, яшь буынга укырга,
матурлыкны яратырга киңәш итте. Рауза ханымга рәхмәт йөзеннән авыл
җирлеге исеменнән бүләк тә тапшырылды.
Менә шундый гадәти булмаган талант иясе белән очрашу насыйп
булды. Без барыбыз да аны белергә, аның белән горурланырга тиеш. Чөнки
ул безнең җирлегебездә туып-үскән күренекле шәхес.

Теләнче-Тамак авыл китапханәсе мөдире Рамилә Сәгъдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев