Һич икеләнми – авылга!
Авыл җирендә эш башлаучы ниләр белергә тиеш? Ни өчен теге яки бу проект грант алу өчен конкурстан уза алмый? Ташламалы кредитларга ия булуның нинди шартлары бар? «Татарстан Республикасы яшьләренең аграр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова Тукай районының авыл хуҗалыгы белән бәйле эш башлаган һәм башларга җыенучы яшьләренә әнә шул сорауларга җавап табарга булышты.
Бизнес-план төзүнең тәртибен белү кирәк
«Грант һәм ташламалы кредитлар алуның, проект һәм бизнес-планнар төзүнең тәртибен белү бик кирәк, – диде очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин. – Чөнки шунсыз яңа эш ачып та, конкурсларда катнашып та, көтелгән нәтиҗәгә ирешеп тә булмый». Аның белдерүенчә, быел Тукай районына кайткан грантлар 80 млн сум тәшкил иткән. Бу, әлбәттә, чик түгел, башкарма комитет җитәкчесе сүзләре белән әйткәндә, тукайлылар һәрвакыт эзләнүдә.
ТР яшьләренең аграр берләшмәсе «Һич икеләнми авылда үз эшеңне башла!» («Свое дело в селе – смело!») дигән Россия авыл яшьләре хәрәкәтенә кушылырга чакыра. «2020-2025 елларга авыл территорияләрен комплекслы үстерүнең дәүләт программасы» кысаларында игълан ителгән әлеге проект яшьләрне эшле итүне, авыл җирләренең социаль үсешенә ирешүне максат итеп куя. Моның өстенлекле юлы – ил һәм республика күләмендә гамәлдә булган программаларда катнашу. Белмичә тырышу максатка сирәк илтә, диләр. Шуңа күрә, теге яки бу программага кушылу өчен, башта танышырга кирәк. Диләрә Шувалова гамәлдәге программаларның кайбер-ләренә тукталып, асылын гына аңлатып түгел, килеп туарга мөмкин булган каршылыкларны да күрсәтеп үтте.
Ярдәм төрләре һәм шартлары
Мисал өчен, агросәнәгать комплексында яшь белгеч-ләргә акчалата ярдәм каралган: авыл җиренә эшкә кайтучы югары белем белән – 300 мең сум, урта һөнәри белем белән 150 мең сум ярдәм ала. Ләкин шартлары бар: укып бетереп бер ай үткәнче гариза язарга һәм ярты ел эчендә эшкә урнашырга кирәк. Диләрә Шувалова киләчәктә бу суммаларның икеләтә диярлек артачагы турында да әйтте.
Ул шулай ук студентлар өчен 50/50, максатчан уку, авыл хуҗалыгы идарәсе аша түләүсез белем алу программаларын да санап үтте. Әйтик, предприятие ярдәме белән укып, шунда эшкә дә кайткан яшь белгечнең хезмәт хакына ай саен 7,5 мең сум өстәп түләнә.
Авылда яшәүчеләр өчен кызыклы программаларның берсе – авыл ипотекасы. Россиядә ул – 3 процент, ә Татарстанда 2,7 процент белән бирелә. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: процентлар үзгәрәчәк, 2,7 процент 2025 елга кадәр генә каралган, аннары артырга мөмкин. Авыл ипотекасын түләүне 25 елга кадәр сузарга була. Аның суммасы 3 млн сумга җитәргә мөмкин. Беренчел кертем алынасы сумманың 10 проценты кадәр булырга тиеш. Мондый ипотекага җир сатып алып, шунда йорт салырга яки әзер торак сатып алырга ярый. Әмма яшисе урында халык саны 30 мең кешедән, ә гаиләдәге җан башына торак мәйданы 18 квадрат метрдан артмаска тиеш. Хәзерге вакытта торак алу өчен ана капиталын файдаланырга рөхсәт ителә. «Авыл ипотекасы»нда катнашу өчен гаиләдә ир яки хатын 30 яшькә җитмәгән булырга тиеш. Аерылган кешеләр дә катнаша ала.
Диләрә Шувалова яшьләр өчен кызыклы програм-маларның нечкәлекләрен күрсәтеп, һәркайсына диярлек тукталды. Инде билгеле булган «Авыл укытучысы» (Земский учитель) программасында катнашу өчен, әйтик, теркәлеп яшәү урыныннан 200 километрдан да читкәрәк чыгып эшләргә ярамый. Ә «Авыл докторы» халык саны 50 меңнән дә артык булмаган торак пунктында эшләүне күздә тота.
Бәйгеләрдә катнашу отышлы
Конкурсларда катнашу да отышлы, диде башкаладан килгән белгеч. Мисал өчен, «Агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече» конкурсының премиясе 100 мең сум. «Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы бәйгесе»ндә беренче урынны алучылар Европа илләренә стажировкага чыга.
Казан кунагы федераль һәм төбәк бәйгеләре, Президент гранты фондлары, ташламалы кредитлар, компенсация алу мөмкинлекләрен аңлатты. Президент фонды грантының күләме, мәсәлән, физик затлар өчен 3 млн сумга, иҗтимагый оешмаларга 2 млн сумга җитәргә мөмкин, диде. Бары шартларын өйрәнеп катнашырга кирәк. Әйтик, «Агростартап» программасы буенча ярдәм алу мөмкинлеге яңа эш башлаучыларга бирелә. Алга таба ит, сөт җитештерүчеләр генә түгел, умарта асраучы, балык үрчетүче, җиләк-җимеш үстерүчеләр дә әлеге грантка өмет итә ала. Ләкин бизнес-план дөрес әзерләнергә тиеш.
Гаилә фермасы булдыру өчен 30 млн сумга кадәр грант бирелә, әмма моның өчен бер юнәлештә 6 елдан артыграк эшләү шарт. Диләрә Шувалова банктан белешмә алганда мөһер суктырмау, теркәү палатасында вакытында исәпкә куелмау кебек иң еш очрый торган хаталарны күрсәтеп үтте. Тагын шунысы мөһим: республика ярдәме үз счетындагы суммаларны эш башлауга тоткан кешеләргә генә бирелә.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга
Шәхси ярдәмче хуҗалык-ларга дәүләт ярдәме турында да сүз булды. Ике баш терлеге булганнар, шуны тагын 3 башка арттыру шарты белән, мини-ферма төзү программасында катнашып, 200 мең сум субсидиягә өмет итә ала. Өч баш сыеры булып, шуны 8 башка җиткерүне планлаштырган кешеләргә субсидия күләме 400 мең сумга җитәргә мөмкин. Бу субсидияләргә шулай ук счетында ун процент күләмендә акчасы булганнар дәгъва итә ала. Билгеле, субсидия алуның тагын шартлары бар: яңа ферма өчен төзелеш эшләре субсидия алганнан соң 5 ай эчендә тәмамланырга тиеш. Шуннан соңгы 5 ай эчендә терлекләрнең баш санын килешүдә каралганча итеп арттырырга һәм алдагы 5 ел дәвамында киметми асрарга туры киләчәк.
Шул рәвешле, грантны, дәүләт ярдәмен алу белән генә түгел, аны файдалану шартларын үтәргә кирәк булачак. Юкса, акчаны кире кайтарырга туры килүе бар. Эшне барлык шартларга туры китерү бизнес-план төзегәндә үк күздә тотылырга тиеш, дип аңлатты Диләрә Шувалова. Бизнес-план төзергә ярдәм кирәк булганда «ТР компетенцияләр үзәге»нә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде.
«Яңа эш башлаучы фермер мәктәбе»
Эшкә керешкәндә, грант алу өчен конкурска чыгарга әзерләнгәндә сораулар күп туа. Шуңа күрә, төрле өйрәнү дәресләре, белем күтәрү курслары әледән-әле оештырылып тора. Шундыйларның берсендә – 23 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр узачак онлайн-укуда эш ачарга теләүчеләр һәм яңа гына оешкан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре катнаша ала. Моның өчен https://school.agropoliya.ru/fermer сайтында электрон заявка бирергә кирәк. Дәресләр https://sschool.agropoliya.ru порталында үтәчәк. Әлеге мәктәпне тәмамлап, тест узган кешеләр «Агробизнес кадрларына өстәмә белем бирү институты»ның сертификатына ия була.
Диләрә Шувалова «Һич икеләнми авылда үз эшеңне башла!» («Свое дело в селе – смело!») хәрәкәтенә кушылырга чакырып, кыю булырга өндәде.
«Татарстан Республикасы яшьләренең аграр берләшмәсе» белән танышу һәм элемтәгә керү, адресларын, телефон номерларын табу өчен amo-rt.tatarstan.ru сайтына керергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев