Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язгы ташу уяулыкны сорый

Кышын күпләп яуган кар һәм һава торышының үзенчәлекләрен истә тотып, әлеге вакытта районда ташуга карата зур игътибар бирелә.

Новотроицкое авыл җир ле гендәге Күперле авылында кырлардан төшүче кар сулары ишегалларын һәм авыл урамнарын басты.

Бу хакта авыл кешеләренең берсе менә нәрсә ди: «Йортларыбыздан көч-хәл белән чыга алдык. Минем ихатамда бетон бордюрлар бар иде. Шуларны салдым да, алардан атлап чыктым. Безнең биредә өч ел яшәү дәверендә мондый хәл әле беренче тапкыр гына күзәтелә. Гаражны да әкеренләп су баса башлады. Ләкин көчле су басу безне алда көтәдер дип уйлым».

Үткән шимбәдән бирле авылда язгы ташу белән бәйле хәлне чишү өстендә эшләр алып барыла. Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин урынга чыгып: «Мондый ситуациядә безнең эш итү схемабыз бар. Әлеге вакытта биредә «Благоустройство» ҖЧҖнең махсус техникасы эшли. Ел фасылының һава торышына, язгы ташуга бәйле рәвештә барлык авыл җирлеге башлыкларының, авыл халкының игътибарлы булуларын сорыйбыз», – диде җитәкче.

Әлеге вакытта авылга төшүче суның төп агымын авылдан читкә алып киттеләр. Район башкарма комитеты Күперле авылындагы хәлне контрольдә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев