Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Язгы каникуллар: балалар иминлеге – безнең уртак җаваплылыгыбыз!

Хөрмәтле әти-әниләр! Язгы каникуллар – ул балаларның күбрәк вакытларын урамда үткәрү, велосипедта, самокатта, ә кайчакта мототехникада йөрү вакыты. Кызганычка каршы, моның никадәр куркыныч булуын барысы да аңламый.

2024 елда безнең районда балигъ булмаган машина йөртүчеләр катнашында 3 юл-транспорт һәлакәте булган. Моннан тыш, 22 бала транспорт чаралары (мото да, автотехника да) белән идарә иткән өчен тоткарланган. Барлык материаллар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылды, балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде. 

Тукай районы буенча ЭЭМ бүлегенең дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Илнар Каюмов ата-аналарга мөрәҗәгать итә: 

- Питбайклар, мопедлар, скутерлар һәм балигъ булмаганнар өчен башка мототехника сатып алмагыз.

- Балагызның урамда нәрсә белән шөгыльләнүен тикшереп торыгыз. 

- Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм аларны бозуның нәтиҗәләрен аңлатыгыз.

Исегездә тотыгыз, транспорт чарасы белән хокуксыз һәм күнекмәләрсез идарә итү фаҗигагә китерергә мөмкин. Әйдәгез, язгы каникуллар балаларыбыз өчен куркынычсыз һәм шатлыклы булсын өчен кулдан килгәннең барысын бергә эшлик! 

Моннан тыш, язгы каникуллар алдыннан Тукай районы буенча ЭЭМ бүлегенең дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Илнар Каюмов, каникуллар алдыннан куркынычсызлык мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен, Иштирәк һәм Яңа бүләк мәктәпләре укучылары белән очрашу үткәрде. Ул укучыларга шәхси җаваплылык һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртте. Илнар Каюмов, шулай ук ата-аналар җыелышында катнашты, анда ул ата-аналарның игътибарын юлларда балаларның иминлеген тәэмин итүнең мөһимлегенә юнәлтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев