Язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алды
Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 15 марттан 27 апрельгә кадәр узачак
Миләүшә Хөсәенова
Гадәттәгечә авыл хуҗалыгы ярминкәләре шимбә көнне билгеләнәгән мәйданчыкта уза. 22 март көнне Тукай районы фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.
Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов белән берлектә ярминкәдә булдылар. Камил Нәҗмиев биредә тәкъдим ителгән продукцияләр белән танышты. Ярминкәдә яшелчә, җиләк-җимеш, төрле төрдәге ит (тавык, дуңгыз, сыер), бал, сөт һәм җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең башка бик күп продукцияләре тәкъдим ителде. Фермерлар горурланып үзләренең уңышлары белән уртаклаштылар һәм хуҗалыклары турында сөйләделәр. Башкарма комитет җитәкчесе район җитештерүчеләрнең һәрберсе белән аралашып чыкты.
Шәһәр халкы авыл хуҗалыгы ризыкларын бик теләп, сөенеп сатып алды һәм барысы да ярминкәдән канәгать калды. Район җитәкчелегенә ярминкә уздырган өчен күпләр җылы рәхмәт сүзләрен әйтте. Фермерлар, эшмәкәрләр дә үз продукцияләрен сату мөмкинлегенә шат иде. Ярминкәләрнең төп максаты кулланучыларны сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү.
Ярминкәләр уза торган һәр мәйданчыкка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре беркетелгән, алар сатуга куелган продукцияләргә тәкъдим ителгән бәяләрне, ә ветеринария хезмәте һәм Федераль ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек хезмәте белгечләре продукцияләрнең сыйфатын контрольдә тотачак.
2024 елда ярминкәләрдә гомуми суммасы 1 миллиард 704 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шул исәптән: 7 243 тонна яшелчә, 419 тонна үлчәүле сөт, 941 тонна шикәр, 4 миллион 406 мең данә тавык йомыркасы, 1 мең 849 тонна ит һ.б.
Тукай районы фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, аграрийлар үз продукцияләрен Яр Чаллыда «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчыкта тәкъдим итә.
Исегезгә төшерәбез, язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре шимбә көнне старт алды һәм һәр шимбәдә шәһәрнең билгеләнгән мәйданчыгында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев