Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яшел Үзәндә Россиядә беренче газ компрессорлары җитештерү комплексы ачылды

Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоконференция аша Яшел Үзәндә сыекландырылган табигый газ өчен компрессор агрегатлары җитештерү һәм сынау комплексын ачу тантанасында катнашты. Бу төрдәге объект Россиядә беренче тапкыр сафка басты.

Чара барышында Владимир Путин комплексның ил өчен стратегик әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, Россиядә моңа кадәр мондый җитештерү мәйданчыгы булмаган, ә яңа комплекс технологик суверенитетны ныгытуга хезмәт итәчәк. Президент шулай ук Татарстанның сәнәгать һәм технологияләр өлкәсендә лидер төбәкләрнең берсе булуын искәртте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, сыекландырылган табигый газ тармагында көндәшлекнең югары булуын әйтеп, мондый җитештерүнең ил өчен аеруча кирәкле булуын ассызыклады.

«Группа ГМС» компаниясе генераль директоры Артем Молчанов хәбәр иткәнчә, Яшел Үзәндә төзелгән объект компрессор җиһазларын җыю һәм сынау буенча дөньядагы иң зур комплексларның берсе санала. Аның куәте якынча 130 мең мегаватт тәшкил итә.

Молчанов сүзләренчә, Балтыйк СПГ проекты өчен беренче агрегат инде әзерләнгән һәм сынауларга чыгарылырга тора. Киләчәктә монда Мурмансктагы проектлар өчен дә шундый ук җиһазлар җитештерү планлаштырыла.

Ул шулай ук әлеге технологияләрнең моңа кадәр АКШ һәм Япониядә генә кулланылуын искәртте. Яңа комплекс Россиянең сыекландырылган табигый газ проектларын заманча компрессор җиһазлары белән тәэмин итүдә мөһим роль уйнарга тиеш.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев