Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшәсен татарча ШТК

Үткән пәнҗешәмбедә районда юмор бәйрәме үтте дисәк, бер дә арттыру булмас. Тукай районында шаяннар һәм тапкырлар клубы хәрәкәтенең биш ел тулу уңаеннан, Яңа поселогының мәдәният йортында район башлыгы кубогына уеннар узды. Әлеге чараны зур кунаклар да читләтеп узмады.

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев белән бергә, ШТК уеннарын карарга ТРсы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТРсы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Марат Әхмәтов та килгән иде. Жюри әгъзалары да гади генә кешеләр булмады. Уенчыларның юморга булган осталыкларын Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Филүс Каһиров, «Мунча ташы» татар эстрадасы театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла һәм башка мәртәбәле һәм танылган шәхесләр бәяләде.

Инде уенннарда катнашкан командаларга килгәндә, район башлыгы Кубогы һәм акчалата приз өчен бу көнне алты команда көч сынашты. Бу: Тукай районының җыелма командасы, Иштирәк авылы җирлегеннән «Текә кызлар», «ЧаллыБройлер» прдеприятиесының «Коктейль», Чаллы, Алабуга шәһәрләренең һәм Башкортостан Республикасының җыелма командалары иде.

Әй­дә­гез, та­ны­ша­быз!

Әлбәттә, бер генә уен традицион сәләмләүдән башка үтми. «Визитка» конкурсында уенчылар тамашачыларны, килгән кунакларны үзләре белән генә таныштырып калмадылар, беренче мәзәкләре белән аларны «чеметкәләп» тә алдылар.

– Әби-әби, бу нәрсә?

– Бу бит безнең КВН уйнаучының кәчтүме бугай... Шул шул! Гөлнара әбиегезнең кәчтүме! Хәзер абыстай булып йөргәч тә! Әй, бар иде яшь чаклар! – дип чыгышларын башлады сәхнәгә иң беренчеләрдән булып аяк баскан «Текә кызлар» командасы.

Гомумән, визиткада район клубының биш еллыгына багышланган шаярулар, күңелле төрткеләр бихисап иде. Шулай ук телгә бәйле мәзәкләр дә читтә калмады. Әйтик, Башкортостан җыелма командасы:

– Без нәрсә, татар телендә чыгыш ясарга тиеш мени? – Нинди татар телендә. Без бит башкортча да чыгыш ясый белмибез, – дип халыкны көлдерде.

Кө­тел­мә­гән со­рау­га – кө­телмә­гән җа­вап

Район башлыгы Кубогына булган уеннарның икенче бәйгесе турында нәкь менә шулай дияргә була. Жюрида утыручылар уенчыларга төрле көтелмәгән хәлләрне күз алдына китерергә, фантазияләрен эшкә җигәргә тәкъдим итеп, төрледән-төрле кызык сораулар бирде.

«Нәрсә булды сиңа бүген?» – «Нигә дүртле куйдың безгә бүген?» дигән җырлы сорауга шундый ук җырлы-сораулы җаваплар, авылда бизнес ачу, тормыш-көнкүрешкә бәйле хәлләргә шаяртулар, мәзәкләр ишетергә мөмкин иде.

Шулай да, шаяннар һәм тапкырлар уеннарының иң кызык һәм тамашачылар белән түземсезләнеп көтеп алган өлеше ул «Өй эше» бәйгеседер. Гадәттә, уенчылар әлеге бәйгегә бик җентекләп, иҗади яктан әзерләнә, эч катырып көлдерә торган иң кәттә мәзәкләрне дә алар шул «Өй эше»нә калдыра.

Менә бу юлы да шулай булды. Һәр алты команда үзенчәлекле, истә калырлык музыкаль номерлар белән чыгыш ясады. Мәсәлән, «Текә кызлар» «Балыкта» күренеше белән тагын бер кат тамашачыларны көлдереп, аларның мәхәббәтен тәмам яулап алды. Моңа кадәр үткән уенда алар балыкта район башлыгы Фаил Камаев белән күлгә кармак атып, «гөмбә чәе» эчсәләр, бу юлы исә балыкта Марат Әхмәтов та «ял итте».

«Чаллы-Бройлер» җәмгыятенең «Коктейль» командасы исә тамашачыларны үзләре белән «ужастик» каратты. Тукай җыелма командасы исә юбилейда танылган артистларның чиләнүләрен күрсәтеп, жюрида утырган Филүс Каһировны җырлатты да, сөйләтте дә. Халык моңа шатланды гына. Аларның чыгышларын дәррәү алкышлар белән рәхмәтләде, рәхәтләнеп көлде.

Кем җи­ңү­че?

Барлык конкурслар узгач, уенчылар, тамашачылар өчен дулкынландыргыч мизгелләр җитте. Район башлыгы Кубогына һәм акчалата призга кемнең ия булуын һәммәсенең дә беләсе килде.

– Безнең республика күләмендәге турнирлар – «Әйдә, шаярт!» бар. Туган телләр комиссиясе аңа берникадәр матди ярдәм күрсәтә һәм һичшиксез сезнең һәркайсыгызны финалда, республика ярышлары вакытында күрәбез. Быел ярышлар көчлерәк, куәтлерәк үтәргә тиеш. Ә инде сезнең барыгыз да – җиңүчеләр. Кемдер кайсыдыр номинациядә бераз өстенлек күрсәткәндер, нәтиҗәгә жюри да йогынты ясамый калмый, әлбәттә. Ләкин минем өчен, сез барыгыз да җиңүче. Чөнки көрәшеп яши торган бу заманда сез телебезне, халкыбызның мәдәниятын саклаучылар. Сезгә зур рәхмәт. Илне-көнне сөендереп, балкып яшәгез! – дип чыгыш ясады бүләкләү тантанасы алдыннан ТРсы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

Аннары сүзне Тукай районы башлыгы Фаил Камаев алды. Марат Готыф улы: «Бүгенге көннең төп герое булды ул. Мунчага да керде, балык та тотты», – дип район башлыгыннан шаярды.

– Үзара салым акчасына инде. Үзара салым акчасына, – дип көлеп җавап бирде аңа Фаил Мисбах улы да. Аннары җитдиләнеп, уен турында берничә сүз әйтте.

– Командалар әзерләнеп килгәннәр, Тукай районына, шушындый кечкенә генә ШТК юбилеена күрше республикадан, күрше шәһәрләрдән килүегез өчен без сезгә бик рәхмәтле. Традиция шулай алга таба да дәвам итсен, киләчәктә дә мондый очрашуларны үткәрергә язсын. Уенда Марат Готыф улының катнашуы да очраклы түгел. Шушы уен-көлке аркылы татар телен аралашу теле итеп калдырсак иде, – диде ул.

Җиңүчеләргә килгәндә, «Иң яхшы шаярту» номинациясендә Алабуга җыелма командасы истәлекле диплом, лазертаг уенына сертификат белән бүләкләнде. «Иң яхшы актриса», «Иң яхшы актер» дипломы һәм истәлекле бүләк Башкортостан республикасының һәм Чаллы шәһәре җыелма командалары уенчыларына тәтеде. Өченче урынны «ЧаллыБройлер» командасы, икенче урынны «Текә кызлар» командасы алды. Аларга дипломнар һәм илле, җитмеш мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Беренче урынны исә Тукай җыелма командасы яулады. Аларга йөз мең сум күләмендәге акчалата бүләк, җиңүче дипломы һәм район башлыгы Кубогы тапшырылды. Бу минутта залда утырган бар кеше дә аларны дәррәү алкышларга күмде. Шул рәвешле тукайлылар янә бер үзләренең юморга булган сәләтләрен дәлилләп, иң көчлеләре булып чыкты.

Гамил Әсхәдулла, жюри әгъзасы һәм уен кунагы:

«Юмор бәйрәме бик матур, күңелле узды. Һәммәсе дә тырышып әзерләнгәннәр. Шаяннар һәм тапкырлар клубы, татар КВНы яшәсен! Алга!» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев