Яшь җанлы Мәүлетҗан
Шушы көннәрдә район газетасының күптәнге дусты, дәүләт хезмәте ветераны Оргыды авылыннан – Мәүлетҗан Хисамиев үзенең юбилеен билгеләп үтте.
Үзенең сөенечен бүлешү өчен, безнең редакциягә торт күтәреп керде. Чәй өстәле артында без аның яшь калу, яшүсмер чаялыгын, күтәренке рух һәм һәрвакыт ачык кәефле булу серләрен белеп алдык.
Мәүлетҗан Галимҗанович, үзегезнең балачагыгыз турында сөйләгез әле. Безгә билгеле булганча, сез хәзер дә сыйныфташларыгыз белән тыгыз аралашасыз. Туган авылыгызда очрашулар үткәрү турындагы очеркларыгыз моңа дәлил булып тора.
Мин Оргыды авылында, колхозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгәнмен. Гаиләдә тагын ике сеңлем – Маһия һәм Гөлфая бар. Алгарак китеп әйтәм, алар икесе дә медицина өлкәсен сайладылар, хәзерге көндә Татарстан поселогында участок хастаханәсендә эшлиләр. Әти ДТ-54 тракторында, әнием Зәйнәп фермада куяннар карауда эшләде. Сәмәкәй авылында 8 нче сыйныфны тәмамлагач, мин Хуҗамәт авылында укуны дәвам иттем. Укуны бетергәнгә 50 елдан артык вакыт үтте, әмма без сыйныфташлар белән ел саен очрашып торабыз. Авылда булгач, бу очрашуларны мин оештырам.Ә очрашулар кирәк. Юкка гына бер очрашу – бер гомер, – димәгәннәр бит борынгылар
Мәүлетҗан абый, Сез бервакыт армия хезмәте турындагы истәлекләр белән уртаклаштыгыз. Безгә билгеле булганча, берничә тапкыр Сезгә Төмәндә калырга тәкъдим иткәннәр.
Хәтерлисез икән. Мин бик шат. Мин тормышта бик бәхетле кеше. Армия хезмәтендә батальон командиры минем якташ булып чыкты, ул да Татарстаннан иде. Командирның исеме – Илдус Таһир улы Шәмсиев. Мин аңа бик ошадым, хәтта өендә берничә тапкыр кунакта булдым. Ул минем гармунда уйнавымны бик ярата иде. Минем армия хезмәтендә калуымны, тормышымны хәрби хезмәткә бәйләвемне теләде. Физик хәзерлегем дә иң югарылардан иде. Әмма мин үгетләүләргә бирелмәдем, өйгә кайтырга карар кылдым.
Алдагы тормыш юлыгыз ничек булды? Сезнең һөнәри белемегез ул вакытта юк иде бит. Шулаймы?
Кая ул белем алу? Паспорт та юк иде. Элек авыл кешесенә колхоздан китәргә бик авыр иде бит, кулга бернинди документ бирелмәде. Шулай да мин бик хәйләкәр егет идем. Бер елдан миңа паспорт табып бирү шарты белән, Кенәз мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләргә риза булдым. Ул мәктәпнең директоры бик авторитетлы ханым иде, хәзер дә хәтерлим, аның исеме Пятибратова Лидия Ивановна. Ул үзенең сүзендә торды, минем паспортны колхоздан барып алды. Менә шулай булды. Хәзер яшьләр аңламыйлар инде, күкрәк кесәсендә паспорт йөртү нинди горурлык, сөенеч икәнен. Ә мин 22 яшемдә генә паспортка ия булдым.
Паспорт алуга, Сез үзегезнең хыялларыгызны, планнарыгызны тормышка ашырырга тотындыгызмы?
Әлбәттә, шулай. Мәктәптә ике елга якын эшләгәч, мин «КАМАЗ» заводының спорт клубына тренер булып эшкә урнаштым. Анда ирекле көрәш һәм гер күтәрү буенча, шефка алынган мәктәп балалары белән шөгыльләндем. Параллель рәвештә, Әлмәтнең физкультура техникумында белем алдым. Өч елдан мине заводның профкомына күчерделәр. Ә аннан партия линиясе буенча Автозавод башкарма комитетының спорт бүлегенең рәисе итеп билгеләделәр. Бу вазифада 6 ел хезмәт иттем.
Ә сезнең язу сәләтегез каян килде? Сез гуманитар белем алган шикелле тоеласыз, җөмләләрегез матур чыга.
Дөрес чамалагансыз. Мин читтән торып, Алабуга педагогия институтының рус-татар бүлегендә укыдым. Спорт өлкәсендә эшләгәндә, төрле ярышлардан соң, спортчылар турында мәкаләләр яза башладым. Менә шулай итеп, төрле редакция белән хезмәттәшлек итә башладым. Район газетасы – “Якты юл” белән дә дуслыгыбызга 30 ел булды.
Мәүлетҗан Галимҗанович, газета укучыларга сезнең язмаларыгыз бик ошый. Алар якын, таныш, һәркемгә кагылышлы, кирәкле мәсьәләләр күтәрәләр. Шулай итеп Сездә спортка мәхәббәт тә, телгә мәхәббәт тә бергә яшиләр.
Спорт минем белән гомер буе... 1985 нче елда Менделеев районы барлыкка килә. Бер елдан соң, мине шәһәрнең спорт комитеты рәисе итеп күчерделәр. Мин анда 20 ел эшләдем. Татарстанның физкультура һәм спорт отличнигы исемен алдым. Ул вакытта Менделеевск районы гер спорты, милли көрәш, волейбол буенча призлы урыннарга гына лаек булды. Авыл хуҗалыгы районнары рейтингы буенча спорт өлкәсендә лидер иде. Көрәшче Илһам Гөбәйдуллин, футболчы Айрат Әхмәтшин, гер күтәрүче Тәлгать Нәҗмиев пьедесталдан төшмәделәр дә. Шул чорларны сагынам, ул минем яшьлек елларым бит. Сүз уңаеннан, Менделеевск шәһәрендә мин үземнең хатынымны очраттым.
Әйтегез әле, Сезнең очрашу ничек булды? Мөгаен, гадәттәгечә түгелдер?
Әйе, әлбәттә шулай. Дөресен әйткәндә, мин бик шук, шаян егет, кызларга җаен таба беләм. Күпләр үзләренең туганнары, апасеңелләре белән таныштырырга теләделәр, әмма мин каршы килдем. Сөйгән кешемне үзем табарга теләдем. Аңлыйсызмы? Мин Зөлфияне беренче күрүдә үк ошаттым, гашыйк булдым. “Бу синең хатының, Мәүлетҗан! Ычкындыра күрмә!” – дидем үз-үземә. Һәм сүземдә тордым. Кап-кара куе чәчле, ачык төсләрдәге чәчәкле күлмәк кигән бер кыз район администрациясенә эш эзләп керде. Аларның гаиләсе Үзбәкстанның Янгиюль шәһәреннән күчеп кайтканнар. Төгәлрәк әйтсәк, үз туган якларына – Татарстанга кайтканнар. Зөлфия кабинетлар буенча йөреп чыккан, шунда кемдер безнең комитетка мөрәҗагать итәргә кушкан. “Сез Хисамиевны табыгыз. Ул һичшиксез, булышачак”, – дигәннәр аңа. Хисамиев булышты да инде! Зөлфиянең финанс югары белеме булгач, мин аны химзаводка эшкә урнаштырдым. Ул анда гомер буе эшләде. Бер ел очрашып йөргәннән соң, зур итеп туй ясадык. Хәтта Сәмәркандтан аның абыйсы да туйга килде. Зөлфиянең әти-әниләре Харис белән Зәйнәп тә мине яраттылар. “Аңа ябышып тор. Безнең кияү белән өстәлең дә мул булыр, без дә кунакка килеп йөри алырбыз”, – диделәр алар. 1980 нче елда бердәнбер улыбыз – Руслан туды. Шатлыгыбыз чиксез иде. Балалар – гаиләнең шатлыгы, бәхете шул.
Безгә билгеле булганча, Сезнең улыгыз хәрби хезмәтне сайлаган. Хәзер ул кайда?
Руслан – бронетанк гаскәрләре командиры. Ул Чиләбе югары хәрби академияне тәмамлады. Хәзер чиктә хезмәт куя. Аның хатыны Инзилә – хәрби табиб. Аларның ике балалары бар. Илнар – әтисе юлыннан китте, хәрби очучы. Илфира – быел мәктәпне тәмамлый, табиб булырга хыяллана. Оныклар Зөлфия әбиләрен, аның пешергән сыйнигъмәтләрен, көнчыгыш тәм-томнарын ничек яраталар иде. Кызганычка каршы, 7 ел элек минем бердәнберем безне ташлап бакыйлыкка күчте.
Мәүлетҗан абый, нәрсә булды? Сез боларны сөйләмәгән идегез бит.
– Ул көнне искә төшерәсем дә килми. Ике ай еладым... Алда ничек яшәргә икәнлеген дә белмәдем. Зөлфия дус кызы белән Ижау шәһәренә барырга уйлады. Мин каршы килмәдем. Руль артында дустының ире булган. Авариягә очраганнар, барысы да исән, тик минем Зөлфиям генә юк. Үз-үземне әрләдем, ник юлга чыгудан туктатмадым микән дип... Үз-үземне гаепләдем... Миңа 36 яшь булганда, әти үзенең тракторы тәгәрмәче астында калып үлде. Менә шулай минем якын кешеләремнең тормышы авариядә өзелде.
Бик кызганыч... Сезнең янда кеше булдымы ? Ул авырлыкларга ничек чыдадыгыз?
Ул вакытта туганнарның һәм якыннарның кызгануы авыр гына була. Көчле булырга кирәк. Яшермим, җиңел булсын өчен, эчеп исерәсем дә килде. Үземне кулга алдым, мине эш, спорт көтә бит. 2006 нчы елда Менделеевск шәһәреннән кайткач, көрәш Федерациясе төзедем. Хәзер мин Кама аръягы ветераннар Советы рәисе, үземнең чордашларга очрашулар оештырам.
– Сез ике ел буе Тукай районы ветераннар советын җитәкләдегез.
Әйе. Ул вакыттагы җылы һәм якты истәлекләр һаман да саклана. Ярдәм сорап кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, каршы килүче булмады. Масштаблы чаралар һәрвакыт күп акча таләп итә, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, эшмәкәрләр, иганәчеләр ярдәм итеп тордылар. Кемдер бер капчык шикәр, кемдер призларга бирү өчен тәм-томнар, кемдер транспорт белән булышты. Бер бәйрәм дә призлардан, бүләкләрдән башка уздырылмады. Хәзер дә зур хөрмәт хисләре белән ветеран спортсменнарны искә алам: Иске Абдул авылыннан Фәйрүзә Сабирова, Мерәс авылыннан – Таһир Салихов, Теләнче Тамактан – Азат Халиков. Алар республика буенча һәрвакыт призлы урыннар һәм медальләр алып кайталар иде.
– Мәүлетҗан Галимҗанович , сиксәнне ваклаганда, үзегезне ничек хис итәсез? Юбилей ничек?
Туган көнем өлкәннәр декадасына туры килде. Оештыру эшләрендә катнашып йөргәч, бер сүз белән әйткәндә, эшем тыгыз иде. Ә картаерга вакытым юк, минем күңелемдә һаман 18. Менә минем яшькә җитегез әле, соңыннан сөйләшербез!
Килештек! Туган көнегез белән, Мәүлетҗан абый! Шулай ук тормыш сөючән, шат һәм көр күңелле булып калыгыз. Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Сездән яңа материаллар көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев