Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярдәм сүздә түгел – гамәлләрдә

Үткән җомгада Тукай районы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләребез белән очрашты.

Әлеге очрашуда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, район прокуроры Руслан Галиев, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Тукай районы буенча филиалының социаль координаторы Айгөл Шабакаева, волонтер Алмаз Нургалиев та катнашты.

Район хакимияте җитәкчелеге, башка органнар һәм оешма вәкилләре белән күрешеп сөйләшер өчен бу көнне бирегә Круглое Поле, Калмаш, Бәтке, Шилнәбаш авыл җирлекләренә ялга кайткан хәрбиләр килде.

Сезнең махсус хәрби операция зонасында нинди зур, катлаулы, гомерегез өчен куркынычлы хезмәт башкарганыгызны без бик яхшы беләбез. Моның өчен бик зур рәхмәт сезгә. Якыннарыгыз янына ялга кайткан шушы мәлдә вакыт табып очрашуга килүегез өчен дә рәхмәтле без. Бүген сезне дә, безне дә борчыган сорауларны, мәсьәләләрне уртага салып чишәргә, хәлебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз, – дип башлады очрашуны Тукай районы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров.

Хәрбиләрнең исә әйтер сүзе, сораулары аз түгел иде. Алар төрле тармакларга кагылды. Бу гуманитар ярдәмнән кала шәхси сорауларга да, гаиләләренә булышлык итүгә, операция зонасында булып кайтканнан соң билгеле бер кәгазь эшләренә дә бәйле иде. Ир-егетләрнең берсе район прокуроры Руслан Галиевка: «Мин “сугышчан хәрәкәтләр ветераны ”таныклыгын юнәтә алмыйча йөрим», – дип мөрәҗәгать итте. Прокурор исә әлеге мәсьәлә буенча социаль координаторга сорау бирде. «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Тукай районы буенча филиалының социаль координаторы Айгөл Шабакаева исә әлеге хәлне чишү өстендә эшләячәкбез дип вәгъдә бирде. Шулай да сүзнең күбесе хәрби операция зонасында булган райондашларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтүгә тоташты.

– Нинди кирәк-яраклар кирәк, нәрсәгә мохтаҗлык кичерәсез – барысы хакында да әйтегез. Киләсе юлы гуманитар йөкне хәрби зонага илткәндә, сез сораган бар әйберне алып килергә тырышырбыз, – дип сүзгә кушылды волонтер Алмаз Нургалиев.

Гомумән алганда, күпчелек йомыш, сораулар, катлаулы мәсьәләләр белән хәрбиләр һәм аларның якыннары Айгөл Шабакаевага, мөрәҗәгать итәләр.

Егетләребезне борчыган әйберләр шактый һәм алар һәртөрле юнәлешләргә кагыла. Кемдер хәрби операция зонасында кирәкле булган хәрби җиһазлар сорый, кемгәдер махсус кием, форма кирәк, кемгәдер су белән булышлык итү юлын эзлибез.

Икенчеләр гаиләләренә ярдәм сорап шалтырата яки яныма килә, без алар белән һәммәсен уртага салып сөйләшәбез, теге яки бу проблеманы ничек хәл итәргә була микән дип киңәшләшәбез. Хәрбиләребез күп очракта артык күп әйбер өмет итмәскә тырыша. Ләкин, аларның мөрәҗәгатьләре район җитәкчелеге тарафыннан ишетелеп үтәлгәндә – алар бик сөенәләр, рәхмәт әйтәләр, – диде Айгөл Рафик кызы.

Ул шулай ук июль аенда узган шундый ук очрашуга тукталып үтте. Шул вакытта хәрбиләргә кирәкле күп әйбер юнәлтелеп, райондашларыбызның хезмәт урынына җибәрелгән. «Солдатның берсе снаряд кыйпылчыкларыннан саклаучы махсус костюм сораган иде. Башка әйберләр белән анысын да юнәтә алдык», – дип искә алды координатор.

– Дөресен генә әйткәндә, мондый очрашуларда күп нәрсә вәгъдә итәләр дә, аннары биргән сүзләрен оныталар дип уйлый идем. Район җитәкчелеге һәм башка вәкилләр белән очрашудан соң минем белән элемтәгә кереп, кирәк-яраклар исемлеген сорагач, гаҗәпләндем. Шалтыратырлар, чыннан да ярдәм итәргә тырышырлар дип күз алдыма да китермәдем. Шәхсән мине бу бик сөендерде. Чөнки безне аңлап, ярдәм кулы сузган мәлдә, күңелгә җылы керә, хәрби хезмәттә дә бу күтәренке кәефтә булырга, үз бурычыңны тиешенчә үтәргә ярдәм итә, – дип әйтте очрашуда катнашкан хәрбиләрнең берсе.

Чара ахырында исә очрашуга килгән хәрбиләргә районнан махсус әзерләнгән җыелмалар тапшырылып, барысы да истәлеккә дип күмәк фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев