Яңа поселогында махсус хәрби операциядә катнашучыларның 300 баласы өчен бәйрәм оештырылды
Чыршы янында конкурслар һәм ярышлар белән матур итеп Яңа ел тамашасы оештырылды
Яңа поселогында махсус хәрби операциядә катнашучыларның 300 баласы өчен бәйрәм оештырылды. Үзәк чыршы янындагы мәйданчыкта күңелле уеннар әзерләнгән иде.
Балаларны бәйрәм белән шәхсән котларга һәм бүләкләр тапшырырга район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килде. Алар балаларны җылы сәламләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.
"Бүген без әтиләре махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән балаларны котлыйбыз. Балалар өчен Тукай районының Яңа поселогында чыршы янында конкурслар һәм ярышлар белән матур итеп Яңа ел тамашасы оештырылды», - дип билгеләп үтте Әлфия Когогина.
Әкият геройлары балалар белән бергә барлык күңел ачуларда да актив катнаштылар: алар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Моннан тыш, Боерган авылыннан Фаил абый Хөснетдинов балаларны ат җигүендә бәйрәм мәйданчыгы буйлап йөртте.
Тукай районы буенча тхэквондо Федерациясеннән Рөстәм Ибәтуллин һәм Тукай районы мөхтәсибәте вәкилләре барысы өчен дә тәмле пылау әзерләделәр. Кайнар чәй һәм тәмле пылау бу искиткеч бәйрәмнең күңелле тәмамлануы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев