Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа поселогы урманы янында мөселманнарның аралашу походы узды

Бер төн урманда палаткалар корып, биредә кунып мәдәни-агарту чарасы уздырылды, анда Түбән Суык-Су, Борды, Теләнче-Тамак, Иске Җирекле, Күзкәй, Кече Шилнә авылларыннан әтиләр һәм аларның уллары катнашты.

Ике көн дәвамында балалар, шулай ук аларның әтиләре кыр шартларында учакта ашарга пешергәннәр, утын әзерләгәннәр, физик күнекмәләр ясаганнар, палаткаларны сүткәннәр-җыйганнар, корып куйганнар һәм төеннәр бәйләгәннәр, вәгъәз тыңлаганнар, бергәләп намаз укыганнар һәм кыяга менү буенча мастер-класста катнашканнар.

Әлеге ял көне походы Тукай районы мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк,  балалар паходка очраклы сайланмаган, алар-сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар, шактые күп балалы гаиләләрдән.

-Быел әлеге чара сынап карау рәвешендә булды, киләсе елда, аны киңәйтү һәм масштаблырак үткәрү планлаштырыла; - дип билгеләп үтте Тукай районы имам-мөхтәсибенең яшьләр белән эшләү буенча ярдәмчесе Рәфгать хәзрәт Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев