Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң яхшы комбайнчыларны билгеләделәр

2018 елның июль азагында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасының иң яхшы комбайнчысы» дигән республика конкурсы игълан ителгән иде. Конкурс йомгаклары буенча Тукай районында 17 призлы урын билгеләнде.

Республика күрсәткечләре буенча иң күп бөртек суктыручылар: «Р-Агро» хуҗалыгы механизаторы Юрий Туктаев Дон комбайнында 1721 тонна, «Агрокөч» җәмгыяте механизаторлары Гөлүс Галиев Нью-Холланд комбайнында 3519 тонна, Галимҗан Абдуллин Нью-Холланд комбайнында 3289 тонна, Ленар Дәүләтшин Нью-Холланд комбайнында 3120 тонна, Фәнил Минһаҗев Нью Холланд комбайнында 2906 тонна, Фәнил Рәфыйков Нью-Холланд комбайнында 2779 тонна, Рамис Сәхәбетдинов Нью-Холланд комбайнында 2668 тонна, Фәнзил Гайнетдинов Нью-Холланд комбайнында 2657 тонна, Руслан Хәйруллин Нью-Холланд комбайнында 2577 тонна ашлык суктырган. Әлеге игенчеләргә 50шәр мең сум күләмендә республика премиясе биреләчәк. Район күрсәткечләре буенча иң күп бөртек суктыручылар: «Р-Агро» хуҗалыгы механизаторы Александр Коршунов Дон комбайнында 1323 тонна, «Гигант» хуҗалыгыннан Акрос комбайнында Рамил Шәйхетдинов 2121 тонна, Ирек Димөхәммәтов 1572 тонна, Флорис Миңнегалиев 1462 тонна, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктан Акрос комбайнында Ринат Габидуллин 1510 тонна, Раил Сәйфуллин 1277 тонна бөртек суктырган. Әлеге игенчеләр 30ар мең сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәк. Иң күп үлән чабучы дип «Ярыш» хуҗалыгы механизаторы Фәнис Шәмсиев табылган. Ул үзенең КСУ агрегаты белән 1653 гектар мәйданны чапкан. Фәнис Шәмсиевка 40 мең күләмендә премия тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев