Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң яхшы авыл хуҗалыгы блогерлары 265 мең сум алачак

Конкурста массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар катнаша ала.

Быел бишенче тапкыр үткәрелә торган «Минем җирем - Россия» Бөтенроссия конкурсында иң яхшы авыл хуҗалыгы блогерлары 265 мең сум алачак. Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар катнаша ала.

  • Беренче елда бәйгедә 68 төбәк вәкиле, узган ел 77 субъект катнашты.

Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк. Конкурсның приз фонды 1 млн 245 мең сум тәшкил итәчәк.

Реклама

Конкурс авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе базарын җайга салу буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Катнашу өчен гаризалар 31 августка кадәр электрон почтага кабул ителә - agrosmi2019@yandex.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев