Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң шәп бүләк – Кукмара савыт-сабасы!

Күрше кызларым белән еш очрашып утырабыз без. Сөйләшеп сүзләребез бетми. Хатын-кызның барысының да уенда бер бит инде ул! Кем нинди хушбуй, кем нинди матур кием, кем нинди затлы сумка алган?! Соңгы очрашуда таба турында сөйләштек әле.

– Мин күптән түгел үзебезнең Кукмара заводында эшләнгән тагын бер таба алдым. Менә ичмасам шә-әп, – дип уртаклашты бу юлы дустыбыз Илгизә. Кызлар белән тын алмый калдык. Дустыбыз бер дә юк нәрсә турында сөйләмәс.
Ә дустыбызның теле телгә йокмый, кош тоткандай сөенә. Күренеп тора, Илгизәбез белеп сөйли: 
– Беренчедән, әлеге савыт-саба алюминийдан коелган калын чималдан ясалган. Җитештерүчесе – «Кукмара металл савыт-саба заводы». Ул безнең илдә савыт-саба җитештерүчеләр арасында иң яхшылардан санала. 
Кукмара табасында әзерләп караганнан соң башкаларга әйләнеп тә карыйсы килми! Шулкадәр тәмле булып пешә ризык. Май салмасаң да көйдерми, шулкадәр сыйфатлы hәм чыдам! Ничек шулай эшли беләләр, кызлар?! Ышанасызмы, кыйммәт тә түгел!
Табаларны кухняның дизайнына туры китереп яшел, кызыл, сары, зәңгәрсу, кара төстә чыгаралар. 
Кукмара табалары көйдерми торган катлам белән капланган. Савыт калын булганга ул пешергән ризыкның җылылыгын да озак саклый.
– Чынлап, кызлар! Бу савыт-сабаны төрле плитәләргә дә куеп була. Югары температурага чыдам. Савыт-сабаның калын булуы аркасында ул деформацияләнми дә, кырылмый да, сыдырылмый да, тутыкмый да, – дип күрсәтә савыт-сабаларны берсе артыннан берсен дустыбыз Илгизә.
Ә аларның ниндиләре генә юк икән! Уңайлы табалар, сыйдырышлыгы төрле кәстрүлләр, казаннар, коймак пешерү җиhазлары, үрдәк кыздыру савытлары, сотейниклар, икмәк пешерү формалары – барысын да санап бетерерлек түгел.
Кукмара савыт-сабасы «Россиянең 100 иң яхшы товары» конкурсы җиңүчесе дә. Ул безнең илдә генә түгел, ә чит илләрдә дә танылган. Кафе-рестораннарда да нәкъ менә шушы Кукмара савыт-сабасында тәмле, «телеңне йотарлык» ризык әзерлиләр. 
– Илгизә, мондый сыйфатлы савыт-сабаның бәясе күпме тора соң? – дибез.
– Бәясе кулай, – диде ул. – Иң мөhиме, 8 Мартка иң шәп бүләк!
Кызлар белән Кукмара савыт-сабасының чыннан да сыйфатлы икәненә инандык. 8 Март бәйрәменә көчле затларыбыздан бүләккә шушы Кукмара савыт-сабасын көтәбез инде. 

Яраткан ир-атларыбыз, бәйрәмгә санаулы көннәр генә калды. Бер дә уйламыйча, бүләккә Кукмара савыт-сабасын сатып алыгыз, без бик шат булырбыз.

Чаллыда Кукмара савыт-сабасын түбәндәге адреслар буенча табып була:
ЗЯБ, Низаметдинов урамы, 6нчы йорт;
Яңа шәһәр, Яшьлек проспекты, 14нче йорт;
ГЭС, Яр буе Тукай урамы, 2нче йорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев