Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң мәгънәле бәйрәм 

Җиңү көне – бәйрәмнәрнең иң мәгънәлесе. Бөтен ил халкын берләштерә торган кадерлесе. Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм иттек. Тукайлылар өчен ул истәлекле булды – без аны беренче мәртәбә район күләмендә билгеләп үттек. 

9 майның кояшлы иртә-сендә сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, өлкәннәр, яшьләр, балалар Новотроицкое авылының үзәк паркына җыелды. Кунаклар бәйрәм ярминкәсенә сугылып, күчтәнәчләр, тәм-томнар барладылар. Кыр кухнясына кереп солдат боткасыннан авыз иттеләр. Нәниләр паровозга утырып парк тирәли әйләнеп күңел ачты. 
Бәйрәм митингының иң затлы кунаклары сугыш һәм тыл ветераннары булды. Алар өчен районыбызның сәхнә осталары, яшь талантлары чыгыш ясады. Һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган обелиск каршындагы мәйданда җырлы-биюле тематик тамаша күрсәтелде. Тамашачылар алдында иминлек, азатлык һәм җиңү шатлыгы – ак чәчәкләр булып, ә кайгы-хәсрәт, нәфрәт кара шәүләләр сурәтендә гәүдәләнделәр. 
Район башлыгы Фаил Камаев Бөек Җиңү көнен бердәмлек һәм ватан-пәрвәрлек символы дип атады. Ул үзенең тукайлыларга мөрәҗәгатендә районнан 8228 кешенең фронтка озатылуы, 4703 кешегә кире әйләнеп кайту насыйп булмаганлыгы турында әйтеп үтте. «Сезне кайгырту – безнең бурычыбыз, – диде Фаил Мисбах улы ветераннарга. – Рәхмәтебезне белдерү өчен сүзләр генә җитми. Сезнең көн, сезнең бәйрәм бүген. Сезнең алда баш иябез. Мөхтәрәм ветераннар, хөрмәтле райондашлар, сезгә ихлас күңелдән сәламәтлек, яхшы кәеф һәм иминлек телим!» – дип ул митингны ачты. 
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын тукайлыларга РФ Пенсия фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин җиткерде. «Җиңү варислары булып яшәү – безнең өчен дәрәҗә ул. Балаларыбызга, оныкларыбызга без аны мирас итеп калдырырбыз», – диде ул.
Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев ветераннарга: «Сезнең даныгызны без киләчәк буыннарга илтербез», – дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте. Аннары һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдык. Балалар ветераннарга канәфер чәчәкләре бүләк иттеләр. Район җитәкчеләре, тантанада катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. 
Чарага җыелган кеше-ләр алдыннан тантаналы марш узды. Ретро авто-мобильләр, мототехника бу маршның кульминациясе булды. Бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте. 
«Афәрин! Бик матур оештырганнар!» – тамашачы Асия ханым Юнысова әнә шулай бәяләде район митингын. Ул Биклән авыл җирлегеннән үз ветераннарын алып килгән иде. «Үзебезнеке дә әйбәт үтте. Миңнехуҗиннар өлкән-нәрне Бакчасарайга чакырып кунак иттеләр. Шунда «Солдатлар» җырын җырларга тиеш идем, булмады, күңелем тулды...»
Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина да тантананы ошатуы турында фикерен әйтте. «Авыл җирлекләрендә елдагыча билгеләп үттек. Ә менә район күләмендә болай рәхәт итеп, бөтенебез бергә җыелып бәйрәм иткән юк иде моңа кадәр. Яхшы оештырылган, бик күңелле булды. Халык өчен бәйрәм ясаучыларга рәхмәт», – диде ул. 

Тантанага килгән өлкәннәрнең кайсына гына сүз катма, тормышлары кителгән, язмыш-ларына сугыш җиле кагылган. 

Надежда Андреевна Звонарева Җиңү көнендә митингка ел да чыга. «Күпме кеше һәлак булган, күпме яшь гомерләр өзелгән бит, – ди ул, күз яшьләрен тыярга тырышып. – Минем бабам Филипп Егорович та яу кырында ятып калган. Әниемнең абыйсы Иван Филлипович сугыштан исән-сау кайтып, Түбән Кама районында совхоз директоры булып эшләде. Сәламәтлеге какшаган булгандыр, салкын тиюдән вакытсыз гүр иясе булды. Сугыш еллары, Җиңү көне турында сүз чыкса да күңелем тула. Телетапшыруларны, фильмнарны дулкынланмыйча карый алмыйм».

Роза Хәмидуллина митингка дүрт оныгы белән килгән. Балаларның кулларында карт бабаларының фотосурәтләре. «Минем бабаларым болар, – ди Роза ханым, – Хәбибулла белән Рәхимулла Әдиятуллиннар. Әтием Галимулла бабам Хәбибулланы сугышка озатулары турында бик ачынып сөйли иде. Хәрби комиссариаттан повестка килгәч, ул чакта Суслонгерда эшләүче әтисенә илтеп биргән, аннары поездга утыртып җибәргән ул. Чакырылуын белмәгән булса, Суслонгерда эшләп исән калган булыр иде, дип, шул рәвешле аны фронтка үзе озатуы өчен гомере буе үкенеп яшәде безнең әти...»

Миңненура апа Галиеваның балачак газаплары сугышның каһәрле канаты белән язылган дияргә була. Үкенечләр... Гыйбрәтле язмышлар... Аның әтисе фронтка беренчеләрдән булып китә һәм танкист Миңнәхмәт Галиев Смоленск янындагы каты бәрелешләрнең берсендә башын сала. Аның Большая Семеновская авылында җирләнүе турында архив берлешмәсе – Миңненура апа өчен бердәнбер истәлек. Әнисе Хәернур, каениш-ләренең җәберләвенә түзә алмыйча, ике нәни баласын калдырып чыгып китәргә мәҗбүр ителә. Миңненурага ун яшендә генә әнисе белән кабат кавышу насыйп булган. Ә менә энесе Мөнәвирне саклап кала алмаганнар, ул ачлыктан үлгән. «Әнидән калганда миңа өч-дүрт яшь булган. Әби белән апа, ачтан үлмәсен дип, мине балалар йортына озатканнар. Детдомда яшәгәндә, икмәк комбинатына солы көрпәсе алырга барганымны беләм. Аны суга салып пешереп ашаталар иде, шул ач үлемнән саклады инде. Әнием үзенә эш табып, торыр урын да юллагач, мине эзләп тапты. Шуннан соң гел бергә яшәдек», – дип искә ала Миңненура апа. 

Асия апа Хәсәнова – сугыш чоры баласы. «1945 елның Җиңү көнен хәтерлисезме?» дип сорыйм Асия ападан. «Бер генә кеше флаг күтәреп авыл урамы буйлап йөргәнен беләм, Җиңү көне шул булгандыр инде. Сугыш бетте дә тормышлар көйләнде дигән сүз түгел бит. Мәктәпкә киеп барырга кием булмады. Ач булдык. Сугыш китергән газаплар Җиңү көненнән соң да озакка барды», – дип җаваплый Асия апа һәм үзе бәйрәмгә атап язган шигырь юлларын укып бирә:

Күңелле дә, моңсу да
Бу Бөек Җиңү көне.
Солдат боткасы да пешә 
Тик шушы бәйрәм көнне.

Искә алабыз ел саен
Авыр сугыш елларын, 
Зур сугышта шәһит киткән
Илнең кыз һәм улларын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев