Иң-иңнәргә – грантлар
Район мәдәният учреждениеләре һәм хезмәткәрләре республика бәйгесендә җиңү яулап, грантлар алды.
Князево авылы мәдәният йорты (директоры Тамара Тузеева) быелгы бәйгенең «ТР авыл җирлегендәге иң яхшы мәдәният һәм ял учреждениесе» номинациясендә җиңеп, 100 мең сум отты. «ТР авыл җирлегендәге муниципаль мәдәният учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре» номинациясендә җиңүче булган Яңа Бүләк мәдәният йорты директоры Дилбәр Гыймазетдинова белән Иштирәк авылы китапханәсе мөдире Алия Закирова 50шәр мең сум акчалата бүләккә ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев