Якты юл
  • Рус Тат
  • Җиңү бәйрәме белән!

    Яу кырында дошманга каршы сугышкан, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасына җигелгән өлкән буын вәкилләре! Кадерле әби-бабаларыбыз! Хөрмәтле якташлар! Кайнар нокталарда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан егетләребез, хәрби бурычын үтәгәндә ятып калган солдатларның аналары, хатыннары, гаилә әгъзалары!

    Быел без 77 нчы тапкыр Җиңү бәйрәмен билгеләп үтәбез. Йөрәкләребездә сезгә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре кабат яңара, без сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән чын күңелдән горурланабыз. Бәйрәм көнендә без сугыштан әйләнеп кайта алмаган бабаларыбызны, туганнарыбызны искә төшереп, алар өчен дога кылабыз.
    Ничәмә-ничә еллар узса да, күп буыннар берсен-берсе алыштырса да, Совет иленең азат халкы батырлыгы беркайчан онытылмас, якты йолдыз булып, яшь буыннарга дөрес юл күрсәтер, Ватанны сөяргә, туган илең хакына көрәшергә өйрәтер. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз! Гомерегез озын, сәламәтлегегез нык, көннәрегез тыныч булсын иде! Хәзерге вакытта хезмәттәге солдат аналарына исәнлек-саулык, җан тынычлыгы телибез!


    Ветеран әфганчыларның район координацион советы рәисе Рафаэль Хәмәтов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: