Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәр заман үз җырын тудыра

Һәр заман үз җырын, үз омтылышларын, үз хыялларын тудыра. Җырларның булмасын, авыз иҗатының башка төре булмасын, гомумән, халык иҗатының иң матур үрнәкләре - борынгы чорда иҗат ителгәннәре дип уйлыйбыз без.

Хәзер дә мәдәният булмасын, музыка өлкәсе булмасын, һәр өлкәдә зур иҗади проектлар бар, уңышлы гына мәдәният- сәнгать алга омтыла, иҗади үрләр яулый. Салават күперендәге төсләрне , чәчәкләрнең җилдә тирбәлүе кебек нәфислекне, суның агышы кебек тылсымлы борылышларны халык җыры һәм халык авыз иҗаты үзенә җыеп алган. Моңны һәм милли мәдәниятне дәрьяларга тиңлиләр- ул күңелләрне биләп ала, аны кояшка тиңлиләрул күкләргә күтәрә һәм кешене көчле рухлы итә.

Хыял дигәннән безнең дәЯңа Бүләк мәдәният йортында эшләп килүче 25 еллык тарихы булган “Нур” халык театры артистларының да хыялы бар иде: Татарстаныбыздан читкә чыгып үз иҗатыбызны, татар театры эшчәнлеген күрсәтәсе килү иде ул. Менә бит ниһаять, күптән түгел хыялыбыз да чынга ашты. Халык театрыбыз белән Санкт –Петербург шәһәрендә узган “Сохраняем традиции” “Милли гореф- гадәтләрне саклап ” дип исемләнгән Х- Халыкара фольклор фестиваленә чакыру алдык та , бер төркем артистлар белән юлга кузгалдык. Искиткеч , истә калырлык булды бу сәяхәтебез безнең, Себер һәм Ерак Көнчыгыш халыкларының “Северная радуга” үсеш фонды оештырган бу фестивальдә безнең “Нур” халык театры Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл ” пьесасы буенча куелган спектакльдән өзек белән чыгыш ясадылар, рольләрне күп еллар дәвамында һәрбер куелган спектакльләрдә даими катнашып килүче артистларыбыз Земфира һәм Сәлмән Әхмәтҗановлар, Флера Ханова, Минзилә Салахова, Әнүзә Идрисовалар һәм театрыбызның яшь талантлы артисты Әлфис Мингалиев башкардылар. Мәртәбәле жюри безнең эшчәнлегебезне югары бәяләде һәм безнен театрыбыз бу фестивальдә “Театр иҗаты ”номинациясендә иң югары нәтиҗәле урын I- дәрәҗә лауреат исеменә һәм кубокка лаек булды. Шулай ук “Уен кораллары ” номинациясендә “Наз” инструменталь триосы (Назир Гимазетдинов- курай, Шәфыйгулла Ханов- гармун, Дилбәр Гимазетдинова үзе иҗат иткән шигырь белән) “Мин яратам сине туган халкым” әдәби – музыкаль композиция белән чыгыш ясап III-дәрәҗә лауреат һәм кубокка лаек булдылар. Бу фестиваль безнең артистларыбызга дәрт- дәрман, яңа иҗади уңышларга ирешү өчен бер “баскыч” күтәрелергә ярдәм итте. Бу фольклор фестивальдә катнашканда үзебезгә яңа дуслар да таптык. Фестивальдә Мисырдан, Саха – Якутиядән, Калининград, Норильск, Түбән Новгород, Санкт –Петербург, Саранск (Мордовия Республикасы), Якутск, Самара , Мәскәү шәһәрләре һәм өлкәләреннән катнашучылар бар иде. Фестивальне Санкт- Петербург татарлары да килеп карадылар һәм безнең чыгыштан соң безнең белән очрашып “Татарстаныбызга сәлам әйтегез!” диеп матур теләкләрен белдереп безнең белән истәлеккә фотога да төштеләр. Фойе өлешендә фестиваль тәмамлангач бергәләшеп төрле халыкларның көйләренә биеп- җырлап та алдык әле.

Фестивальнең беренче көнендә А.И.Герцен исемендәге Русия Дәүләт педагогия университетында (РГПУ им.А.И.Герцена г. Санкт-Петербург) Назир Гимазетдинов Татарстан Республикасы исеменнән “Русиянең төрле милләтләре иҗаты” форумында студентлар алдында музыка уен коралы курайда татар халык көйләрен уйнап мастеркласс та үткәрде.

Буш вакытыбызда Санкт- Петербург шәһәренең истәлекле урыннарында экскурсияләрдә дә булдык, кайберәүләребез шәһәрне беренче тапкыр күреп хозурланды, ә кайберләре бу гүзәл шәһәрне өр- яңа яктан “ачты”.

Хыялыбыз да тормышка ашты, Аллага шөкер, күләмле “Сохраняем традиции” “Милли гореф- гадәтләрне саклап ” дип исемләнгән Х- Халыкара фольклор фестивалендә дә катнаштык, төрле халыклар мәдәнияте белән таныштык, үзаңыбызны да үстерүгә зур өлеш керттек, рухи көчебезгә, иҗатыбызга яңа эш алымнарын да алдык.Без дә, заманның “ үз җырын, үз мәдәниятен” үстерүчеләр, дөньяга таратучылар дип ышанып әйтә алабыз хәзер. Иҗат чишмәләребез саекмасын, сәләмәт булыйк, илләребез тыныч булсын иде. Фестивальдә катнашып кайткан һәрбер үзешчән артистыбызга олы рәхмәтләребезне ирештерәбез.

Дилбәр Гыймазетдинова, Яңа Бүләк авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев