Һәр адәм баласы бу дөньяда сынау үтә
Аллаһ Тәгалә Үзенең Сүзе булган Коръәни Кәримендә «Бәкара» сүрәсенең 155 нче аятендә: «Ий, мөэминнәр! Без сезне, әлбәттә, сыныйбыз куркынычлардан бер куркыныч биреп, ачлык биреп, көтмәгәндә якыннарыгызны үтереп, малларыгызны, сәламәтлекләрегезне, игеннәрегезне һәм бакча җимешләрегезне киметеп. Аллаһудан сынар өчен бирелгән төрле авырлыкларга чыдамлы мөэминнәрне Аллаһуның рәхмәте үә Җәннәте белән шатландыр!» – ди.
Фани дөнья сынаулары, язмыш хакында районыбыз имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас белән әңгәмә кордык.
– Әссәләмүгаләйкүм үә Рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ, Җәүдәт хәзрәт, бу фани дөньяда һәркемнең дә бәхетле буласы килә. Ләкин, тормыш бик катлаулы...
– Бисмилләәһир-Рахмәәниир-Рахим.
Әссәләмүгаләйкүм үә Рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ, дин кардәшләрем!
Кешеләрне туры юлга өндәү өчен Аллаһ Тәгалә Үзенең илчеләрен – пәйгамбәрләрен җибәргән. Ахырзаман Пәйгамбәре – Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Коръәнне Раббыбыздан кабул итеп алган һәм халыкка аңлатып җиткергән. Рәсүлебез хәдис-шәрифләре аша да ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирешү юлларын күрсәткән. Менә шушы тәкъдир мәсьәләсенә кагылышлы хәдисне китерәсем килә. Гали радыйаллаһу ганһү тарафыннан риваять кылынган. «Ул әйтте: Бервакыт без Бакый әл-Гаркадның җеназасында катнаштык һәм безнең янга Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм килде. Ул утырды һәм кулындагы таягы белән җиргә суккалап утыра башлады. Без дә аның кырына килеп утыргач ул әйтте: “Сезнең арагызда (берәү) Җәннәттә яки Җәһәннәмдә урыны билгеләнмәгән, бәхетле итеп яки бәхетсез итеп язмышы тәгаенләнмәгән берәү дә юктыр. Гомумән, Аллаһ яраткан бер генә җан да бу нәрсәдән азат түгелдер”. Моны ишеткән бер кеше сорады: “Йә, Рәсүлаллаһ! Әгәр дә барысы да алдан билгеләп куелган булгач, безгә бөтен гамәлләребезне шуңа сылтап, барлык эшне ташласак булмыймы? Барыбер бәхет тәгаен кылынганнарыбыз бәхеткә, ә бәхетсезлек тәгаен кылынганнарыбыз бәхетсезлеккә ирешәчәкбез бит”, – диде. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм аңа болай дип җавап бирде: “Бәхет тәгаен кылынганнарга килгәндә, аларга бәхетлеләр кыла торган гамәлләрне кылу җиңелләшер, ә бәхетсезлек тәгаен кылынганнарга килгәндә исә, аларга бәхетсезләр кыла торган гамәлләрне кылу җиңелләшер”. Һәм аннан соң Рәсүлаллаһ салаллаһу галәйһи үә сәлләм ошбу аятьләрне укыды: «4. Тәхкыйк, сезнең эшләрегез үә гамәлләрегез төрлечә-төрлечә. 5.Әмма бер кеше Аллаһ күрсәткән урыннарга сәдакалар бирсә һәм Аллаһтан куркып гөнаһлардан сакланса. 6.Һәм Аллаһуның берлеген, Исламның хаклыгын үә Коръәннең һәм пәйгамбәрнең хаклыгын тәсдыйкъ кылса. 7.Аңа җиңеллек һәм рәхәтлек урыны булган Җәннәткә алып керүче гамәлләрне мөяссәр кылырбыз. 8.Үә әмма бер кеше саранлык кылса үә үзен Аллаһуга үә Ахирәт нигъмәтләренә мохтаҗсыз санаса, кирәксенмәсә. 9.Үә Аллаһуның берлеген һәм Коръәннең үә пәйгамбәрнең хаклыгын инкяр кылса. 10.Бик тиз Без аңа Җәһәннәмгә алып керә торган бозык эшләрне, батыл гамәлләрне мөяссәр кылырбыз. 11.Җәһәннәмгә егылып һәлак булганда, аңа малы файда бирмәс. 12.Тәхкыйк, Безгә туры юлны бәян кылу тиешле. 13.Әлбәттә, дөнья һәм Ахирәт байлыгы фәкать Безнеке. 14.Ий, кешеләр, Мин сезне куркыттым, ялкынланган ут белән. 15.Ул утка кермәс, мәгәр бәхетсез явыз кеше генә керер. 16.Ул явыз Коръәнне үә пәйгамбәрне ялганга тотты һәм Аллаһуга итагать итүдән баш тартты. 17.Тәкъва кеше ул уттан ягада, читтә булыр. 18.Ул тәкъва кеше малын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирер, гөнаһтан пакьләнмәк нияте белән. 19.Бит Аллаһ хозурында һичкемгә сәвап үә нигъмәт юк. 20.Мәгәр сәвап үә нигъмәтләр бирелер, Ахирәт өчен кыла торган гамәлләрен фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә һәм Аллаһ кушканча гына кылган тәкъва кешегә. ...» (92: 4-20)
Мөхтәрәм җәмәгать, Аллаһ Тәгалә Коръәндә «Ләел» сүрәсенең 4-20 нче аятьләрендә менә шул рәвешле бәхеткә ирешү юлларын күрсәтә. Аллаһ Тәгаләнең аятьләре һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хәдисеннән шул мәгълүм булсын ки, «тәкъдирдә язылган» дип үзең кылган начар гамәлләрне Аллаһка ифтира кылу – Аллаһка сылтау, үзе үк явызлык кылу була. Адәм баласы һәрвакыт яхшылык үә изгелеккә омтылырга тиеш. Һәм бу эшләрне бары тик Аллаһ ризалыгы өчен һәм Аның рәхмәтен казану өчен эшләргә тиеш.
– Җәүдәт хәзрәт, инсан бәла-казага, чир-сырхауларга Аллаһ ризалыгы өчен дип ниятләп сабыр итсә әҗер-савап казана. Шулай булса да, кешенең табигатенә хас: Аллаһтан сәламәтлек, бәхет сорап дога кылабыз.
– Шулай. Кул күтәреп, дога кылып Аллаһтан чир, бәла-каза сорап утырган кеше юктыр дип уйлыйм. Бәла-каза һәм кайгы-хәсрәт, чир-сырхау, гариплекләр адәм баласына бик күп зарар китерә, әлбәттә. Ләкин киләчәкне – мәңгелек булган Ахирәт тормышын күз уңында тотып уйлаганда аларның, ягъни сынауларның зарарына караганда файдасы күбрәк. Кайвакыт шаян балаларның (билгеле инде тәрбия максатында) колагын борабыз. Гангрена башланса, кеше гомерен саклап калу өчен бармагын, кулын, аягын кистерергә дә риза була. Чөнки гомер – Аллаһ Тәгалә тарафыннан әманәт итеп бирелгән, безнең өчен иң зур нигъмәт булып тора. Зур файда өчен күпмедер дәрәҗәдә югалтуларга түзәбез. Аз алып күп бирү – Аллаһның бер сыйфаты. Аллаһ – адәм баласының күзен, колагын, телен (чукрак һәм телсез), кул яки аягын алыр, башка төрле хасталык бирер, әмма!.. Әмма, шул бәла бәрабәренә шәһидлек мәртәбәсе үә дәрәҗәсе бирер! Малыбызны алса – Ахирәттә бик күп нигъмәт бүләк итәр. Кайгы-хәсрәтләр бирер дә, шуңа сабыр иткәннәргә сабырлык савабын бирер.
Бәла-казалар, бәхетсезлекләр, чир-сырхаулар – кешенең Аллаһ Тәгалә алдындагы дәрәҗәсен күтәрер. Шуның сәбәпле иң авыр бәлаләргә күбрәк пәйгамбәрләр дучар булган. Белгәнебезчә, Аллаһ Тәгалә Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмне пәйгамбәр итеп кырык яше тулгач сайлады. Һәм аңа бирелгән сынаулар, михнәтләрнең иге-чиге булмады. Мөшрикләр аңа җәбер-золым кылды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм сабый чагыннан ятимлек ачысын татыды. Боларның, һәммәсенең дә, хикмәте бар.
Бәла-каза, кайгы-хәсрәт,чирләр бәндәләрне нигъмәтләрнең һәм сәламәтлекнең кадерен белергә өйрәтә, Аллаһка шөкер итү юлын ача. Кеше нәфес һәм шәйтан кебек явыз дошманнарга каршы даими рәвештә кисәтү алырга тиеш. Бәла-каза һәм кайгылар нәкъ менә шушы кисәтү вазифасын үти, кешене гөнаһ кылмаска чакыра һәм аннан саклый. Тормыштан мисал: сәламәтлеге ташып торган, энергиясен-көчен кая куярга белмәгән кеше гөнаһ юлына бик җиңел басарга мөмкин. Хәлбуки, чирләр адәм баласын гөнаһ кылудан тыеп тора.
– Хәзрәт, «Мин гөнаһсыз!» дип әйтү үзе үк гөнаһ. Шулай да, белә торып зур гөнаһлар кылмый торган, мөмкин хәтле дөрес яшәргә тырышкан кешеләр дә бәлаләрдән, хәсрәтләрдән имин түгел?
– Дөрес. Бу фани дөнья – сынау, имтихан йорты. Һәр адәм баласы бу дөньяда сынау үтә. Башка килгән кайгы, чирләр исә бу сынауның серле хикмәте булып тора. Без «начар» дип уйлаган нәрсәнең безнең өчен хәерле булуы, ә инде без «яхшы» дип кабул иткән нәрсәнең яман булуын белеп бетермибез. Аллаһ – Хикмәтле. Ул бар нәрсәне Үзе белеп, үз урынына куя. Хакыйкый мөселман моңа ышана. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдис-шәрифендә: «Мөселманның халәтенә гаҗәпләнерлек: аңа кайгы-хәсрәт, бәла-каза килсә, ул инсан Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен сабыр итә; әгәр дә ки, аңа шатлык-сөенеч ирешсә, ул Аллаһка шөкер итә. Икесе дә аның өчен хәерле!» дигән.
Әгәр адәм баласы авырулар кичермәсә, үлем ачысын тоймаса, кабер тарлыгын күрмәсә, вафат булып иң якын кешеләреннән аерылмаса, Мәхшәр (гарасат) мәйданында һәм Җәһәннәмдә газапланмаса Җәннәт нигъмәтләренең кадерен белмәс иде. Күпмедер дәрәҗәдә ач тормыйча туклыкның кадерен белмәгән кебек. Дәхи, кеше боларның барысын да күреп шөкер итәр, «Әлхәмдүлилләһ!» дияр һәм даими рәвештә Аллаһны зикер итәр. Ни өчен михнәткә шөкер итәр дигәндә, шул газаплар аркылы Аллаһның рәхмәтенә ирешүне өмет итеп шөкер итәр.
Аллаһ Тәгалә барчабызга да иман байлыгы, бәхет-тәүфыйкъ, сабырлык, зирәклек бирсен. Әмин!
– Җәүдәт хәзрәт, эчтәлекле әңгәмәгез өчен Аллаһның рәхмәте булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев