Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Гәзит – халык белән арадашчы» 

«Гәзит – халык белән арадашчы» 

Фәүзия Габсаматова, 
Иске Дөреш авыл җирлеге башлыгы урынбасары

Информацион технологияләр чоры – интернет аша да үзеңә кирәкле мәгълүматны алырга, мәкаләләр укырга була. Ләкин массакүләм мәгълүмат чараларының кәгазь варианты күңелемә якын. «Якты юл»ны кулыма тотып, рәхәтләнеп укырга яратам. Иң элек беренче битен укыйм. Кыска хәбәрләрне бик яратам. Аннары, иркенрәк вакытта, җаныма ял булсын дип, урта битләрдә бирелә торган кешеләр турындагы язмаларны укып хушланам. Халык белән эшләгәнлектән, район газетасының көндәлек хезмәтемдә ярдәме зур. Авыл халкы, аеруча өлкәннәр пенсиягә, социаль һәм юридик мәсьәләләргә карата сораулары туса, күпчелек вакыт авыл җирлегенә мөрәҗәгать итәләр. «Якты юл»да бу мәсьәләләргә кагылышлы «Сорау-җавап» рубрикасы даими рәвештә бирелеп барыла. Бу – бик уңышлы алым. Көнүзәк мәсьәләләрне яктыртып баруыгыз бик ошый. Редакция төрле бәйгеләр оештыра. Бу авыл җирлегендә яшәүчеләрне актив тормыш алып барырга этәргеч булып тора. Авыл тормышына җанлылык кертә. 
Яңа елда тырыш авыл хезмәтчәннәре, үрнәк гаиләләр турында зарисовкалар, тормыш сынауларын лаеклы үтә белгән кешеләр хакында язмалар һәм тормыштан алынган вакыйгаларга нигезләнеп язылган бик озын булмаган хикәяләр биреп барсагыз уңышлы булыр иде. Газета – тәрбия чарасы, шуңа күрә кеше язмышлары турындагы язмалар биреп баруны дәвам итсәгез әйбәт булыр дип уйлыйм. Безнең авыл җирлегендә яшәүчеләр районның бердәнбер мәгълүмат чарасы булган гәзитебезгә актив рәвештә язылды. Яңа елдан Иске Дөрешкә, иң кимендә, 85 данә гәзит киләчәк. Үзләре редакциядән барып алу ысулын кулланучылар да байтак. Мин бик гаҗәпләнәм, шушы район җирлегендә яшәп тә гәзиткә язылмыйча калып буламы икән? Әлегә кадәр газетага язылмаган райондашларымны озакка сузмыйча «Якты юл»га язылырга өндим. Яңа елларда да бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев