Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гыйлем—гөл, җимеше—гамәл

Илдә үзгәртеп корулар башлангач, районыбызда, шул исәптән безнең җирлеккә кергән авылларда да бер-бер артлы мәчетләр төзелде. Гыйбәдәт йортлары арту, ниһаять, дин иреге бирелү  тормышыбызга  аерым мәгънә, ямь өстәде.  Дини бәйрәмнәребез зурлап үткәрелә, теләгән кешеләргә дин сабаклары  укытыла башлады.  

Дөрес, анда башлыча өлкән яшьтәгеләр йөрде. Авылыбызда дин хезмәтен  күп еллар буе хезмәт ветераны Искәндәр хәзрәт күрсәтеп килде. Аллаһының рәхмәте яусын аңа. Узган елда аның урынына яшь имам, югары белемле, тынгысыз, иҗади эзләнүчән авылыбыз улы Илнур Фәрхетдиновны сайлап куйдылар. Бүген  “Күзкәй” мәчете ипләп кенә яшьләрне дә үзенә тартып, традицион ислам тәрбиясе үзәгенә әверелеп бара. Рамазан аенда яшь эшмәкәрләребез ярдәмендә һәм аларның актив катнашында ифтар мәҗлесләре еш уздырылды, дини дәресләр бирү яңартылды. Иң мөһиме—хәзрәтебез үзе  дә өч бала әтисе,  балалар белән эшләү, аларны традицион ислам кануннары нигезендә тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Авылыбыз гына түгел, район балалары өчен зурлап-гөрләтеп, махсус остадан барлык кунакларга җитерлек  пылау пешертеп, төрле ярышлар, традицион уеннары белән Сабан туйлары үткәрү  үзе генә дә ни тора! 
    Быел җәй июль-август айларына (июньдә мәктәп лагеры эшләде) мәчет каршында “Мәрхәмәтле балалар” курсы оештырылды. Анда егермеләп бала йөри. Алдан ук бай эчтәлекле  шөгыльләр программасы төзелеп, ул ”Күзкәй” мәчете сайтына урнаштырылды. Әлеге  программада  күренгәнчә, көн мәчеттә бер сәгатьлек «Әхлак һәм дин нигезләре” дәресе белән башлана. Аннары балалар гөрләшеп чәй эчеп ала, шуннан соң төрле уеннар: велоярышлар, ат  арбасына утырып йөрү, кыскасы, кызыклы чаралар җитәрлек. Эле анда Ижау шәһәре зоопаркына сәяхәт кылу, мәчет янында балалар белән бергә корбан ашы пешерү кебек кызклы, мавыктыргыч чаралар да каралган.
   Программадагы балаларны төрле һөнәр ияләре белән таныштырып, тормышта кирәкле һөнәр сайлауга юнәлеш бирү гамәленә аерым игътибар иттем. Анда балаларны  күп еллар сайлаган һөнәрләрендә эшләгән кешеләрнең өйләренә барып, һөнәрмәндләрнең үзләре, тормышлары белән таныштыру каралган. Узган атнада балалар , агачтан җәнлек, әкият геройлары сыннарын ясаучы рәссам Рөстәм Ясәвиевләрдә булдылар, аның иҗат җимешләре белән таныштылар. Бу атнада балалар илле өч ел гомерен журналистикага багышлаган, әле хәзер дә каләменнән аерылмаган хөрмәтле авылдашыбыз Заһидә апа Нәбиуллинага кунакка килделәр. Башта кунакчыл йортның хуҗабикәсе балалар белән рәхәтләнеп аралашты, балалардан кемнең нинди һөнәргә тартылуын ачыклау үзенә бер кызыклы мизгел булды. Кем белә, бәлки сабыйчак хыяллары тормышка да ашар. Менә шулай очрашкалап, алар белән ихлас сөйләшеп, күңелләрендәге хыялларын белеп торырга, киңәшләр бирергә кирәктер. Алтыдагы-алтмышка, дигәннәр бит. Балалар белән рәхәтләнеп аралашканнан соң Заһидә апа гомерен багышлаган профессиясе белән таныштырды.
    --Беләсезме, балалар, журналистика дөньядагы иң кызыклы профессия. Аның иҗат мәйданы искиткеч киң, тормышның бөтен якларын да эченә ала. Журналист бик күп белергә, сәясәтче дә, психолог та, кирәк икән агроном яки укытучы һөнәрен дә тирәнтен белергә, бертуктаусыз үз белемен күтәрергә, тормыш эчендә кайнарга, кешеләр белән сөйләшә белергә тиеш. Синең газетадагы язмаң кешеләргә заман сулышын алып килергә, тормыштагы чын дөреслекне ачып бирергә тиеш, ә моның өчен, кабатлап әйтәм, бик күп укырга кирәк,- диде  Заһидә апа шкаф киштәләре тулы китапларны күрсәтеп. Интернет, социаль челтәрләрдән акыллы файдалану зарурлыгын да  искәртте.
   Аннары балалар үзенчәлекле гаилә музее-- ишек алдындагы җәйге өйгә тупланган, шушы нигездә яшәгән буыннардан калган көнкүреш әйберләре  белән таныштылар. Гөлләргә, яшеллеккә күмелгән ишек алдында да рәхәт иде балаларга. Заһидә апалары күчтәнәчләр дә әзерләп куйган икән. Нәни кунаклар аны рәхмәт белән кабул иттеләр. Менә мондый мизгелләр, балачак хәтирәсе озак саклана ул күңелдә. Төрле һөнәрләр, иҗтиһат итеп яшәүнең яме, зарурлыгы турында сөйләшү эзсез калмас дип өметләник. Бу чараны оештыруның максаты да шул бит.
  Мөгаллимәләре Энҗе Фәрхетдинованың, балаларның  үз әнкәләре кебек йомшак тавыш белән дәшеп, һәрберсен барлап , көйләп йөртүе дә күңелдә матур тәэсир калдырды.
Тәнзилә Шәйхнурова, Күзкәй китапханәсе мөдире

/ ФОТО Тәнзилә Шәйхнурова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев