Грипптан саклану чарасы бер генә
Дуңгыз кизүе (гриппы) йоктыруның беренче очракларын Яр Чаллыда теркәгәннәр.
Бу хакта шәһәрнең штаттан тыш баш эпидемиологы Елена Кәримова хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, авыручылар берничә.
Безнең Тукай районында грипп белән авыручылар әлегә теркәлмәгән. Салкын тиеп чирләүчеләр артуы күзәтелә. Грипптан саклану өчен район хастаханәләрендә, фельдшер-акушер пунктларында вакциналар җитәрлек. Халыкның үз сәламәтлегенә җитди карап грипптан гына түгел, коронавирустан да вакциналар ясату, кирәк дип мөрәҗәгать итә район үзәк хастаханәсе табиблары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев