Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гәрдәлеләргә бәйрәм бүләге

– Бүген бездә өй туе! Районыбыз, республикабыз авыл халкы сәламәтлеген саклауга, аны кайгыртуга зур игътибар бирә. Менә безгә дә шуны тоярга, сөенеч күрергә насыйп булды, – дип шатлыгы белән уртаклашты 65 яшьлек Зөлфия апа Бегунова.

Районда тагын бер яңа фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Бу юлы – Иске Гәрдәледә. Пунктны кыска вакыт эчендә шәхси эшмәкәр «Касыймов» сафка бастырды. Объект 2,9 миллион сумга төште. Биредә фельдшер кабинеты, процедуралар бүлмәләре урнашкан, пункт заманча медицина һәм яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән, кайнар суы, канализациясе бар, идән җылытыла, аерым котельные бар.
Пунктны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Альбина Шәйхетдинова, район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов, авыл халкы катнашты.
– Бүген мөhим вакыйга. Бу безнең районда 11нче өр-яңа, матур, модульле фельдшерлык пункты. Әйтергә кирәк, hәр авыл җирлеге медпунктларында халыкның сәламәтлеген саклау өчен шартлар тудырыла. Хәзер Иске Гәрдәлегә килеп керү белән социаль объектлар балкып тора. Кибет, мәдәният йорты, фельдшерлык пункты – болар барысы да бик кирәк, – диде район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров.
Фельдшер-акушерлык пункты ачылуын гәрдәлеләр күптән көтте. 
– И, нинди сөенечле хәбәр! Безгә моннан да кирәклерәк нәрсә юк. Авылыбызда күпчелек халык олы яшьтәгеләр. Барыбызга да көнгә бер мәртәбә булса да медицина ярдәме кирәк. Ни булса да шушында мөрәҗәгать итәбез бит. Менә хәзер алтын йөрәкле табибыбыз Алексей җылыда эшләячәк, аның өчен дә сөенәбез, – дип тәэсирләнеп сөйләде пенсионер Әнисә апа Хазина.
Авылдашы Гүзәлия Попова да әлеге объектны кайчан ачарлар микән дип көтеп йөргән. «Иске медпункт бик салкын иде», – диде ул. 
– Без бу турыда күпме хыялландык, фельдшерыбыз Алексей авыруларны салкын бинада кабул итә иде. Ни суы, ни канализациясе булмады. Гомумән, бу проблемалардан арыган иде инде ул. Ә хәзер без бик теләп яңа ФАПка йөриячәкбез. Монда чиста, җылы, якты, бер сүз белән әкият, – диде Гүзәлия апа. 
Авылның хөрмәтле кешесе Гомәр абый Хәйруллин да яңа пункт төзелүгә чиксез шат. Аның йөзеннән бу көнне елмаю китмәде, ул барлык төзүчеләргә, район hәм республика хакимиятенә рәхмәтле калды.
– Бүген безнең Гәрдәле авылы халкының хыялы тормышка ашты. Моңарчы авылның медпункты кечкенә вагонда урнашкан иде. 24 ел шул вагонда эшләде. Суы, җылысы юк, анда итек белән генә керешле иде. Кышын чиләктәге су иртәнгә ката иде. Ниhаять, бар уңайлыклар тудырылган, авыруларны кабул итәр өчен барлык кирәкле нәрсәләр дә булган яңа медпунктлы булдык. Бик зур рәхмәт, авырырга язмасын, барыбызга да саулык-сәламәтлек телим, – диде ул.
Авыл халкы ак халатлы шәфкать иясе – фельдшер Алексей Гурьяновның эшеннән дә канәгать икәнен әйтте. Алексей Анатольевич үзе дә бүген бик шат иде.
– Яңа пунктта инъекцияләр өчен дарулар да ясый алачакбыз. Аларны саклау өчен махсус суыткычлар, медицина инструментларын стерилизацияләү өчен шкаф, мунипуляция ясау өчен өстәл, өлкәннәр hәм балалар өчен электрон үлчәүләр, хатын-кызларны карау өчен креслолы да булдык. Рәхәтләнеп эшләргә дә эшләргә, – дип сөенеп сөйләде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев