Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гозерләр үтәлә

«Игелек кыл» хәйрия фонды комиссиясенең чираттагы утырышында фондтан ярдәм сораучы инвалидларның гаризалары каралды. 

Гозерләр төрле. Мисалга, Күперледән I төркем инвалид Әлфия Вәлиева күп функцияле махсус карават сорап язган. Аңа узган ел коляска алып бирелгән иде, быел матрас кайтырга тиеш. Комиссия әгъзалары, караватны алып инвалидлар җәмгыяте балансына куярга кирәк, дигән фикер белдерде. Күчереп йөртү, киләчәктә аны тагын кирәк кешегә биреп тору мөмкинлеген истә тотып, әлеге фикер бертавыштан хупланды. Караватны картлар йортына куеп торырга, кирәк чакта куллануга килешү нигезендә биреп торырга килешенде.
Яңа поселогында яшәүче II төркем инвалид Нина Захарова көндәлек бәйләү материалларына да мохтаҗ. Аңа матрас, памперслар алуда да ярдәм итәргә кирәк. 
Бордыдан Мария Гаврилова күп функцияле механик карават сорап гариза язган. Гомере буе сыер савучы булып эшләгән Мария Ивановнаның гозерен үтәү мәсьәләсе бәхәс тудырмады. Бу очракта да караватны инвалидлар җәмгыяте балансына алырга һәм килешү нигезендә кулланышка биреп торырга карар кылынды. 
Шул ук Бордыдан Лера Майорова өендә санузел көйләү өчен җиһазлар сорап мөрәҗәгать иткән. Гариза язучы II төркем инвалид булса да, бу очракта унитаз һәм раковина алып бирү мәсьәләсе ачык калды. Беренчедән, санузел җиһазлары инвалидларның хәлен җиңеләйтү чаралары буларак каралмаган. Икенчедән, гариза язучының торак шартлары санузел көйләрлекме-юкмы икәнен тикшерү комачау итмәячәк. Урнаштыру мөмкинлеге тикшерелгәннән соң гына җиһазлар алу мәсьәләсе тәмам хәл ителәчәк.
Коронавирус таралу куркынычы белән бәйле өйдә торып укуга күчкән инвалид балаларга азык-төлек җыелмалары алуда ярдәм кирәк. Ярдәм инвалидларга гына түгел, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә дә күрсәтеләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев