Горурланырлык кешебез бар
Бөек Җиңүнең 77 язын каршылаган көннәрдә "Гиндукуш" хәрби дан музеенда "Горурланырлык кешебез бар" дип аталган зур мәдәни чара узды. Тантана Бөек Ватан сугышы ветераны Диниев Миннехәмәт Бикмөхәммәт улының балаларына “Батырлык өчен” медален тапшыруга багышланган иде.
Чарага ветеранның улы һәм кызлары, ветераннар, җитәкчелек, укучылар
чакырылган иде. Бәйрәм авыл җирлеге башлыгы Резеда Хәсият кызы Сафинаның
Җиңү көне белән тәбрикләве белән башланып китте. Алга таба чыгышлар
укучылар әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды.
Бер елны миңа, Җиңү көненә багышланган митинг вакытында, “Батырлык
өчен” медален учыма салдылар. Бу бүләк кайсы батырныкы? Кем югалткан?
Сораулар күп...
Шушы көннән эзләнү эше башланды. Без “Подвиг народа”, “Память народа”
кебек сайтлардан медальнең номеры буенча эзли башладык. Ләкин нәтиҗә
күренмәде. Шуннан без эзләнү отряды членнары Жилин Михаил һәм Хаҗиев
Фәнискә мөрәҗәгать иттек. Алар үзләренең берләшмәләренә хәбәр салдылар.
Менә быел март аенда куанычлы хәбәр килде. Яр Чаллы шәһәре “Кадет” эзләү
отряды командиры Олга Владимировна Шистерова медальнең хуҗасын тапкан.
“Батырлык өчен” медале Диниев Миннехәмәт Бикмөхәммәт улыныкы. Без бу
хәбәрне балаларына хәбәр иттек. Ә музей хезмәткәре Гайнетдинова Лилия аның
бүләкләү кәгазьләрен табуга иреште.
Һәм менә медальне батырның балаларына тапшырыр көн җитте.
Иң элек төбәкче, авылыбыз тарихын бөртекләп җыйган, отставкадагы капитан ,
ветеран укытучы, “Авылым-горурлыгым” һәм тагын берничә китап авторы, озак
еллар ветераннар оешмасын җитәкләгән Дәүләтшин Зөфәр Шәймөххәммәт улына
сүз бирдек. Чөнки ул гомер буе батырлар турында материалларны бөртекләп
җыйды, ә Бөек Ватан сугышы тарихы, халкыбыз батырлыгы турында сәгатьләр
буе сөйләргә мөмкин. Ул барлаган мәгълүматлар буенча, Иске Абдул авылыннан
фронтка барлыгы 219 кеше китә. Шуларның бары 126 сы гына туган җирләргә
исән-сау әйләнеп кайта. Күбесе үз-үзләрен аямыйча, зур батырлыклар күрсәтеп,
орден-медальләргә лаек була. Шулардан: 2 кеше- 4 орден, 3 кеше -3 орден, 7 кеше
– 2 орден, 10 кеше – 1әр орден белән бүләкләнә. Барысы 22 кеше. Димәк, Иске
Абдул авылы –батырлар төбәге.
Батыр ветеранның биографиясенә күз салыйк. Диниев Миннехәмәт
Бикмөхәммәт улы 1920 елның 10 августында Иске Абдул авылында дөньяга килә.
Авылыбызның җидееллык мәктәбен тәмамлагач, комбайнчы булып эшли. 1940
нчы елда Совет Армиясе сафларына алына. Ә 1941 елда пограничник буларак,
аның өчен сугыш иртәнге 4тә башлана. Гани Сафиуллин полкында кече сержант
дәрәҗәсендә снайпер, отделение командиры булып хезмәт итә. Чехословакия,
Румыния, Польшаны азат итүдә катнаша. Германия җиренә аяк баскач, өченче
мәртәбә яралана, җиңү көнен госпитальдә каршылый. Сәламәтләнеп чыккач та,
чик буенда Закарпатье җирләрендә бандеровчыларны тар-мар итүдә катнаша.
Күрсәткән батырлыклары өчен “За боевые заслуги”, “За отвагу”, “За победу над
Германией в Великой Отечественной войне в 1941-1945 годы” медальләре белән
бүләкләнә. Диниев М.Б. 1947 елда гына туган авылына әйләнеп кайта. Чаллыда
механизаторлар әзерләү курсларын тәмамлап, тракторчы булып хезмәт юлын
башлый. 1948 елда Карашай Саклау кызы Гарипова Нәгыймә апа белән гаилә
корып җибәрә. Пар канат булып, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Тормыш иптәше
Нәгыймә сугыш вакытында Казанда хәрби госпитальдә эшли. Ә сугыштан соң
1946 елда Иске Абдулга фельдшер итеп җибәрелә һәм озак еллар авыл халкының
сәламәтлеге сагында тора. Эшендәге уңышлары өчен Гарипова Нәгыймә апа
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Нәгыймә апаны әле мин дә бик
ачык хәтерлим. Ул бик ачык йөзле, итәгатьле, аралучан апа иде. Күкрәген хәрби
бүләкләр: “За отвагу”, “За победу над Германией в Великой Отечественной войне
1941-1945 г.г.” медальләре.
Ә Миннехәммәт абзыйны, оештыру сәләтен күреп, тракторчылар бригадиры итеп
күтәрәләр. Һәм аңа 20 елдан артык шушы хезмәтне башкарырга туры килә.
Җитәкчелек тырыш хезмәтен күреп, аны Почет Билгесе ордены белән бүләкли.
Кеше белән уртак тел табу, аралучанлык кебек сыйфатларын искә алып , аны
беренче җирле ветераннар оешмасы җитәкчесе итеп билгелиләр. Ул мәктәптә
оештырылган “Аҗаган” уеннарын оештыруда да бик теләп катнаша иде,”- дип
искә алды аның турында Зөфәр абый Дәүләтшин. Кызганыч, ветеран 2003 елда
вафат була.
Диниев Миннехәмәт Бикмөхәммәт улының балаларына “Батырлык өчен” медален
хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, әфган сугышы
ветераны, узе дә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән Якупов Айбулат
Мөнир улы тапшырды. ( Искәрмә: фронтта гади солдат “Батырлык өчен” медален
орден дәрәҗәсенә тиңләгән, чөнки ул һәрвакыт шәхси батырлык, аның да конкрет
очрагы өчен бирелгән). Айбулат Мөнир улы Диниев Миннехәмәт абзыйны бик
җылы хисләр белән искә алды. Аның бик төгәл, аз сүзле, тәвәккәл кеше иде дип,
ассызыклап үтте. Музей хезмәткәре Лилия Миннехәниф кызы батырның бүләкләү
кәгазьләре белән таныштырды һәм аларны гаиләсенә җиткерде.
Сәхнә түренә батыр авылдашыбызның балаларын чакырыр чак җитте. Бугенге
чарада Миннехәмәт абзыйның ике кызы һәм улы Халит абый катнашты. Алар
әтиләрен шулай зурлаган, яхшы яктан гына искә алган өчен, гаиләләренә
батырларның исемнәрен кайтарырга ярдәм иткән өчен музей хезмәткәрләренә,
авылдашларга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. “Әтиебезнең хәрби бүләген
кадерле ядкарь итеп сакларбыз”, - дип сүз бирделәр.
Тантана һәйкәлләргә чәчәкләр салу белән дәвам итте.
Хәтерлибез! Горурланабыз!
“Гиндукуш” хәрби дан музее директоры Гарипова Р.Р.
/автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев