Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гомерләр үтә икән ул...

И гомер дигәнең, агымсулар кебек ага да, ага, тик кирегә генә юллар юк шул... Бу көннәрдә без бөтен Теләнче Тамак авылы халкы белән зур моңсулык, тирән сагыш кичерәбез.

Альфира белән Рафаэль Галиевлар гаиләсенә, туганнарына көтмәгәндә килгән авыр кайгыны без, терәлеп торган күршеләре, йөрәккә аеруча якын кабул иттек. Чөнки аларның бар тормышы, яшәеше безнең күз алдында иде. Кечкенәдән бергә уйнап үстек, яшьлек елларыбыз бергә үтте. Әниләре Гөлзифа апа, әтиләре Габделхәй абый бик кешелекле, игелекле булдылар, җиде балаларын да иманлы, намуслы итеп тәрбияләделәр. Рафаэль гаиләдә икенче бала иде. Тормыш иптәше Альфира белән төп нигездә зур өй салып чыктылар, шунда матур гына дөнья көтәләр иде. Кызлары Ландыш белән Резеданы да үз үрнәкләрендә үстерделәр, алар күркәм гаиләләр корып, әби-бабайларына берсеннән-берсе сөйкемле дүрт онык бүләк иттеләр.
Рафаэль хезмәт сөючән, тырыш кеше булды. Заманында «Мәгариф» колхозы рәисе вазифасында хезмәт куйды, авылдашлар арасында ихтирам, абруй казанды. Пенсиягә чыкканчы, озак еллар нефть-газ оешмасында обходчик булып эшләде, тирә-күрше авыллардан кайтып кермәде. Альфира исә гомер буе урта мәктәптә китапханәче булып эшләде, авыл балаларына аң-белем таратты. Мәктәп коллективында аны һәркем яратты, хөрмәт итте. Җыеп кына әйткәндә, бик уңган-булган гаилә иде Галиевлар. Күршең үзеңнән яхшы булсын, ди бездә халык, чыннан да, бу гыйбарәгә бик туры килә иде алар. Нинди генә олы эшләр булмасын, күршеләренә булышырга кереп җитә иде алар. Без, өлкәнрәкләр дә, балаларыбыз да алар белән тыгыз аралашып яшәдек. Әле алар турында үткән заманда сөйләшүе дә күңелгә бик авыр, ышанасы да килми. 7 сентябрь көнне Чаллы больницасында Рафаэль көндезге сәгать 12дә күзләрен мәңгелеккә йомса, Альфира төнге сәгать 12дә дөнья белән хушлаша... Бәхет, шатлык-куанычлар тулы гомер юлыннан җитәкләшеп узган бу пар, вәгъдәләшкәндә, соңгы сулышыбызга кадәр бергә булырбыз дип сүз куешканнар диярсең... 
Яхшы күңелле, изге кешеләрне мәңгелеккә озатырга, җир куенына иңдерергә бик күп халык җыелды. Бу матәм чарасын оештыруда катнашкан, кайгы уртаклашкан барлык авылдашларга, читтән кайтучыларга, дин әһелләренә чиксез рәхмәт. Ходай Тәгалә аларның бар эшләрен уң кылсын, авыр кайгылар читләтеп узсын. Рафаэль белән Альфираның урыннары оҗмахта, гүрләре якты, рухлары шат булсын. Аларның истәлеге безнең күңелләрдә мәңге яшәр! Балалары Ландыш һәм Резеданың, Рафаэльның кыз туганнары Халисә, Рәмзия һәм Энҗенең, Альфираның апасы Флера, сеңелләре Роза, Фирүзә, энеләре Ринат, Ришатның, аларның гаиләләренең авыр кайгысын уртаклашабыз, сабырлык, түземлек телибез.

Күршеләре Шәрәфиевлар, Шакировлар, Зарифуллиннар, Вәлиевлар, Нуриәхмәтовлар, Сәхәбетдиновлар, Муллахмәтовлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев