Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Гигант» үрнәк күрсәтә

«Гигант» ҖЧҖдә хуҗалык җитәкчеләренең чираттагы семинар-киңәшмәсе үтте.

Анда район башлыгы Фаил Камаев катнашты. Җитәкчеләр һәм белгечләр яңа файдалануга тапшырылган терлек азыгы әзерләү үзәгендә булдылар, эш барышын күзәттеләр. Катнашмалар туглана торган савытка башта печән салына һәм 7-10 минут ваклана. Шуңа силос, сенаж, комбикорм, тоз өстәлә. Барысы вак итеп туралып болгатылганнан соң, әзер масса тракторларга бушатыла һәм терлекләргә озатыла. 
Семинарда катнашучылар хуҗалыкта орлык әзерләүнең барышы белән таныштылар, реконструкцияләнгән терлек фермаларын карадылар, республика программасы буенча салына торган йортларның төзелеше белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев