Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гидрометеорология үзәге Татарстанга көчле салкыннар якынлашуы турында кисәтә

Республикада һава торышы бик салкын арктик һава тәэсирендә үзгәрәчәк.

Скандинавиядән салкын арктик һава килгәнлектән, республикада һава торышы үзгәрәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.

 23 һәм 24 гыйнварда Татарстанда салкыннар көчәячәк. Төнлә һәм иртән термометр баганалары 26га кадәр, ә аязган вакытта 31 градуска кадәр төшәчәк. 23 гыйнварда һава температурасы -16...-21 градуска кадәр, 24 гыйнварда көндез -12...-17градус тәшкил итәчәк.

Шул ук вакытта 24 гыйнварда атмосфера фронты үткән вакытта урыны белән кар явачак. Иртән һәм көндез бераз буран һәм җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Атна ахырында һәм ял көннәрендә Татарстанда бик салкын һава торышы сакланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев