Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Генадий Харитонов Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы вазифасыннан китте

Бүген атналык киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Генадий Харитоновның, үз вазифаларыннан баш тартып, гариза язуы хакында хәбәр итте.

«Ул миннән әлеге вазифадан азат итүен сорады. Бу аның шәхси карары. Кече Шилнә ул бик авыр җирлек. Генадий Николаевич, Сезнең сабырлыгыгыз, нинди генә авыр ситуацияләрдә дә үз-үзегезне тота белүегез мине һәрвакыт сокландырды. Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт Сезгә. Бергә җиде ай эшләдек. Әйтергә кирәк, бу вакыт эчендә бик күп файдалы эшләр башкарылды, һәм алга таба да бик күп планнар корылды. Сезнең кебек тәҗрибәле җитәкчеләр районга бик кирәк, депутат булып калырсыз дип уйлыйм», – диде Фаил Мисбахович.

Район җитәкчесе Генадий Харитоновка рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Реклама

Генадий Николаевич, үз чиратында, район активына рәхмәт сүзләре җиткерде. «Җиде ел авыл җирлеге башлыгы вазифасында булдым. Шушы хезмәт вакытында бергә эшләгән совет аппаратына, күзәтчелек органнарына һәм авыл җирлекләре башлыкларына ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Шушының белән мин муниципаль хезмәтемне тәмамлыйм», – диде Генадий Харитонов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев