Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газлы булдык!

Олы Шилнәдәге Филатовка микрорайонының Пушкин урамында яшәүчеләр Яңа елны зәңгәр ягулык белән каршылый. Шушы көннәрдә биредәге йортларны газ челтәренә тоташтырдылар. Бу шатлыклы вакыйгада район башлыгы Фаил Камаев та катнашты.

Филатовка микрорайоны 14 урамнан тора. Микрорайонда барлыгы 300 йорт, 250дән артык кеше теркәлеп яши.
 – Филатовка – иң проблемалы территорияләрнең берсе. Район башлыгы Фаил Камаев һәм газлаштыру фонды ярдәме белән быел монда дүрт урамга зәңгәр ягулык кертелде. Бу 150 участок дигән сүз, – ди Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Гадел Даутов.
Микрорайонны газлаштыру проекты «Энергия саклау технологияләрен газлаштыру һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды» программасы кысаларында финансланган.
 – 2021 елда микрорайон тулысынча газлаштырылачак. Татарстан Хөкүмәтенә, Газлаштыру фондына, сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, «Трансгаз» җәмгыятенә рәхмәтемне белдерәсем килә. Әлеге оешмалар тырышлыгы белән Суровкада, Яңа Троицкида газлаштыру төгәлләнде. Киләсе елда Әҗмәкәй һәм Биклән җирлекләрендә күп балалы гаиләләргә бирелгән участокларда зәңгәр ягулык кертүне планлаштырабыз. Шуңа өстәп, өч ел эчендә районда 44 социаль объект газлаштырылды. 2025 елга кадәр барлык социаль объектларны, шәхси хуҗалыкларны газлаштыру планы куела, – диде район башлыгы. 
Газлаштыру тукайлылар бюджетына экономия ясаячак. Электр энергиясе газ ягулыгына караганда күпкә кыйммәткә төшә. Галина белән Александр Курденковлар да шул фикердә. 
 – Без монда ике ел яшибез. Әлегә кадәр өйне электр белән җылыттык. Кышларын электрга ай саен 13әр мең сум түли идек. Тукай районы хакимиятеннән мәсьәләне хәл итүне сорадык. Хәлгә керделәр – газлы иттеләр, – диләр алар. 
Гөлшат белән Руслан Хаҗиев-лар микрорайонда өч ел яшиләр, өч бала үстерәләр.
– Безгә бу микрорайон бик ошый. Газ яга башлагач гаилә бюджетына сизелерлек экономия булачак, – ди гаилә башлыгы. 
– Кыш көннәрендә барысы да электр мичләрен кабызгач электр энергиясенең көче җитми һәм еш кына ут сүнә иде. Андый хәл Яңа ел бәйрәмнәрендә еш кабатланды. Икешәр сәгать утсыз утырган чаклар булды, – дип өсти биредә яшәүче Гамир Хөснетдинов. 
Быел исә филатовкалылар Яңа ел табынын хәстәрләгәндә кыенлыклар кичермәсләр, бәйрәмне матур итеп каршы алырлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев