Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гәзит укымасам, тамагым тук түгел!

Матбугатны ярату, китап уку – балачактан килгән файдалы шөгыль

Түбән Суык-Су авылында гомер итүче Рәсимә Госман кызы Гыймадиева Тукай районында гына түгел, республикабызда иң күп гәзит яздырып укучы кеше. Матбугатны ярату, китап уку – балачактан килгән файдалы шөгыле. Укырга, иҗат итәргә яратучы ханым: «Гәзит укымасам, тамагым тук түгел!» – ди һәм тормыш-яшәештән канәгать булуын белдерә. – Мин – бәхетле кеше. Бүгенгесе көндә төп нигездә, балаларым белән бергә, дога кылып, изге теләкләр теләп яшәвем белән. Әти-әниле булып үсүем белән. Без – сугыш чорында туып-үскән буын. Күпләрнең әтиләре яу кырында ятып калды. Безнең әти әйләнеп кайтты. Әтиле булуымны гомер буе олы бәхеткә санап, шөкер итеп яшәдем. Ирем белән туган җиребездә – Түбән Суык-Суда тамыр җибәрдек, рәхәтләнеп эшләдек, тормыш алып бардык. Шуңа, сәламәт булып, җиң сызганып эшләвем белән дә бәхетлемен дип әйтә алам. Ана булу – олы бәхет. Өч баланы үстереп олы тормыш юлына чыгару, аларның башлы-күзле булуларын күрү – язмыш бүләге. Балалар, оныкларым хөрмәтендә яшәү – олы нигъмәт. Менә шуларга өстәп, көн саен яраткан шөгылемне башкарам – гәзитләр, китаплар укыйм, хатирәләремне барлыйм. Олыгайган көндә үз кулларың белән тотып яңа килгән гәзитне башыннан ахырынача укуны бәхеткә саныйм. Гәзит уку – кул эше тоту кебек үк җанга рәхәтлек бирә. Дөресен әйтү кирәк, соңгы елларда дөньяда бара торган вәзгыять, кайгы-хәсрәтләр, фаҗига-афәтләр турында уку авыр. Шулай да, укыйм. Башын комга тыккан страус кебек яшәп булмый бит инде», – дип замана сулышын тоеп яшәвен белдерә.

«Якты юл» – гомерлек дус!

«Рухи азык дигән гыйбарә бар. Ул – бик дөрес. Рухыңны, җаныңны һәрвакыт сугарып тору кирәк. Дини китапларны, матур әдәбиятны яратам. Ә гәзит... Ул аерым тема. Хат ташучы Мария Николаевнага: “Безнең республикада чыга торган татарча газеталарга яздыр” , – дип әйтәм. Шулай да, иң беренче булып “Якты юл”га язылам дип өстәп куям. Гомерлек дустың белән араны өзәргә ярамый. 1976 нчы елда “Якты юл” исемле район газетасы чыга башлады. Беренче саныннан алдыра башладык. Дуслыгыбыз сыналган – кырык елдан артык вакыт эчендә район тарихын бергә яздык. Бер хәрефен төшереп калдырмыйча укып барам. Кайбер мәкаләләрне каткат, кайта-кайта укыйм. Аеруча күңелгә ятканнарын кисеп алып куям. Җир җимертеп эшләгәндә үзем, ирем хакында, әти турында язганнары булды. Матбугат ул – халык белән, хакимият белән тыгыз бәйләнгән. Безнең фикерне чагылдыра, теләкләребезне белдерә торган басмалар белән аралашып яшим. Ике-өч дистә газета яздыруны бернигә дә санамыйм. Аллаһка шөкер, әйбәт кенә пенсия алам. Газета-журналга язылмаган кешене аңламыйм. Кирәкмәс әйбергә акчасын кызганмаган, ә газетага язылу өчен саранланган кешегә аптырыйм. Газеталарны төпләп барам. Аларны башкалар алып чыгып укыйлар», – дип матубгат хакында яратып сөйли Рәсимә апа. «Тагын нинди шөгыльләрегез бар?» дигән соравыма Рәсимә апа: «Бәйләм бәйлим. Коръән ашында сәдака итеп һәр кешегә сарык йоныннан бәйләнгән оекбашлар тарата идем. Күңел җылысын кушып бәйләгән оекбаш-бияләйләр кул-аякны гына түгел җанны да җылыта. Үзбәкстанга бүләк итеп җибәрә идем оекбашларны. Бөтен эшне дә ихлас башкарырга кирәк. Шул вакытта гына ул җанга рәхәтлек бирә. Җиде классны тәмамлагач сыер саварга фермага эшкә кердем. И-й, ул елларда! Яшьлек, гүзәллек. Гөлдәминә, Сәмия, Нурхәния, Миңленур, Фәридәләр белән дус-тату эшләдек, авыр чакларда бер-беребезгә иңебезне куйдык. Хезмәттәшләремнең кайберләре Ахирәткә күчте. Исәннәре белән телефоннан сөйләшеп торабыз. Яшәвебез үкенерлек булмады, Аллаһка шөкер итәм. », – ди ихластан. Кырык ел сыер сауган Рәсимә апа. 1964 нче елда хезмәттә зур уңышларга ирешкәне өчен алдынгы терлекчеләрнең республика слетында катнашкан. Шул ук елны «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеменә лаек булган. Ире Хәниф Гыймадиев – «Коммунизм» колхозының алдынгы комбаинчысы һәр урак өстен түземсезлек белән – кунак каршылагандай көтеп ала торган була. Сугыш чоры баласы Хәниф ага бер телем икмәкнең нинди зур нигъмәт икәнен сабый чагыннан бик яхшы белгән. Диңгездәй чайкалган кырлар механизаторны гел үзенә тартып торган. Яшеннәрдәй яшьнәп үткән алар яшьлек елларын. Шөкер итеп яшәргә кирәк. «Күңел өчен, үзем өчен генә шигырьләр дә язгалыйм. Илһам каян килде бу шөгыльгә, дисезме? Балаларның, оныкларның туган көннәренә шигъри бүләк әзерләүдән илһам чишмәсе тибеп чыкты. Хатирәләргә чумам да, истәлекләремне кәгазьгә терким. Әнием колхозда авыр хезмәт башкарды. Алтыбызны да әти белән яхшы тәрбияләделәр. Әти турында истәлек яздым. Әти – дөнья бәясе кеше иде. Сугыш ветераны. Фин сугышында, Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен көрәшкән. Гомере буе тимерче булып эшләде. Кичләрен, эштән кайткач та кулы эштән бушап тормады – киез итекләр баса иде. Аякларыбыз гел җылыда булды. Әти – сугыш михнәтен күргән кеше, гомере буе миһербанлы, йомшак күңелле булды. Аллаһу Тәгалә аны бер гасыр гомер белән бүләкләде. Әнием белән матур яшәделәр, барыбызга да үрнәк булып. Эш ярату әтиәнидән килгән сыйфат. Кырык ел буе эшемне чын күңелдән, яратып башкардым. Колхоз рәисләре гадел дә, таләпчән дә булды. Бәйрәмнәрдә бүләксез калдырмадылар. Мактау грамоталары, рәхмәт хатларын да бирделәр. Олыгайган саен сәламәтлек какшый. Фермада елның күпчелек өлешен резина итекләрдән йөрү аякларга бәргән. Тукай үзәк хастаханәсендә берничә тапкыр дәваландым. Айнур Кәүсәровичка рәхмәтем чиксез. Ихласлык белән башкара үз эшен. Барлык табиблар да шундый булсын иде. Ирем белән өч бала тәрбияләп үстердек. Олы улыбыз Илдар үсмер чагыннан әтисе белән комбаинда эшләде. Киленем Валя белән ике кыз үстерделәр. Икенчесе – Венера. Кызыбыз Яр Чаллыда гаиләсе белән яши. Киявебез Ленар белән ике бала үстерделәр. Төпчегебез Илдус – төп нигездә киленем Резеда белән яши. Мин – алар канаты астында. Өч ир бала үстерәләр. Олы оныгым шушы көннәрдә армиядән кайтырга тиеш. Барысы да исән-сау гына була күрсеннәр», – ди Рәсимә апа.

Тормыш итү – түгел басукырлар аша үтү. Гомер иткәндә сөенечле дә, көенечле дә вакыйгалар була. Алдынгы комбаинчы Хәниф Гыймадиев илле өч яшендә вафат була. Утыз ел эчендә Рәсимә Госман кызының гомерлек ярын искә алмаган көне юк. Күңелендәгесен: шатлыгын да, сагышын да шигъри юлларга сала, һәр аткан таңга сөенеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев