Газетаны кунак көткәндәй көтәбез
Газетаны кунак көткәндәй көтәбез
Фатыйма Абдуллина,
Колыш авылы: «Якты юл – ахирәтем»
Минем гомерлек ахирәтем – сердәшчем, киңәшчем, якын дустым бар. Ул – «Якты юл». Кырык елдан артык инде гәзит белән дуслашканыма. Һәрбер санын көтеп алам. Гәзит киләсе көнне әллә ничә тапкыр ишегалдына чыгып, почта тартмасын ачып карыйм. Газетаны иң яраткан кешемне – оныгымны көткәндәй каршы алам. Хәзер олыгаю чорына кергәч, күбрәк дини китаплар белән кызыксынам. Ләкин гәзитебезгә аерым вакыт бүлеп, хәрефен дә төшереп калдырмыйча укып барам. Җомга саны килгәч, кырык эшемне кырык якка куеп, гыйбрәтле язмышлар, әдәби сәхифә, дин вә мәгыйшәт сәхифәсен, шигырьләрне йотлыгып укыйм. Шуннан күңелемә рәхәтлек табам. Сыер савучы, терлекче булып эшләгән елларда гәзиттә алдынгы кешеләр турында укый идем дә, «Кара әле, болардан калышмаска кирәк. Алар шундый алым кулланып эшли икән, безгә дә шул ысулны кулланып карарга кирәк булыр» дип колагыма киртләп куя идем. Шул рәвешле, үзара тәҗрибә алмашу, дусларча ярышу мәйданы да булды ул гәзит. Аннан ундүрт ел почтада эшләп лаеклы ялга чыктым. Һәр гаиләгә «Якты юл» килә иде ул елларда. Халык республикада чыгучы гәзит-журналларны да күп итеп алдыра иде. Шул заманнан бер хәл искә төште. Почта таратам. Капка төбендә өлкән яшьтәге биш апа утыра. Шуларның дүртесе «Якты юл»ны алдыра, берсе, укый-яза белмәгәнлектән, гәзиткә язылмаган. Дүртесенә «Якты юл»ны тоттырдым да: «Монысы – синеке, фәлән апа» (исемен әйтмим), – дим. Үземнең гәзитне аңа сузам. И-и күңеле булды инде ул апаның. Безнең авыл кешеләре турында язылган мәкаләләрне андыйларга үзем укып бирә идем. Гәзит-журналны кулыңа тотып укуга ни җитә! Киләчәктә дә гомерлек дустымнан аерылмаячакмын. 2020 елда да миңа «Якты юл» киләчәк, ин шәә аллаһ. Башкаларны да гәзиткә язылырга өндим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев