Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Якты юл» газетасына – 45 ел!

«Якты юл»ның юл башы 1976 елның 20 апрелендә Тукай районын оештыру турында РСФСР Югары Советы Президиумы Указы чыкты. Шул елның июнь урталарында яңа оештырылган районның үз газетасын булдыру турындагы карар да дөнья күрде.


Газетаның башында торучылар. / Фото редакция архивыннан.

ТАССР Министрлар Советы каршындагы Нәшриятләр идарәсе боерыгы белән аның баш редакторы итеп республика матбугатында шактый тәҗрибә туплаган Дамир Харрас улы Вәгыйзов билгеләнде. Редакциянең базасын булдыру, кадрлар туплау мәшәкатьләре белән байтак вакыт үтте. Ул чорның да теңкәгә тия торган бюрократик киртәләре бар иде. Мәсәлән, редакциянең мөһерен ясату өчен генә дә редакторга берничә тапкыр Казанга барырга туры килде. Кәгазьне дә разнярадка белән граммлап кына җибәрәләр. Машина яллап, аның бер айлык запасын Бөгелмәдән барып алдык. Район партия оешмасының шәһәр комитеты составында булуы шактый ярдәм итте – шәһәр җитәкчелеге ярдәме белән ГЭС бистәсенең 8нче комплексыннан иркен генә бина бирделәр. «Камгэсэнергострой» УПТКсыннан җиһазлар алдык. Кулга каләм алып, мәкаләләр яза башлаганчы шул өстәлләрне, урындык-шкафларны ташып урнаштырдык. Шулай итеп, газетаның беренче саны 1976 елның 28 августында дөнья күрде.


«Якты юл» газетасының беренче саны. / Фото редакция архивыннан.

Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, монда шактый җитлеккән каләм ияләре бар иде. Шуңа күрә журналистларны әллә кайлардан эзләп йөрергә туры килмәде. Шәһәр газетасының тәрҗемә бүлегендә эшләүчеләр тулысы белән яңа редакциягә күчте. Мин үзем шушы бүлектә эшләгәндә үк татар авылларына чыгып, игенчеләр, терлекчеләр турында зарисовкалар, әхлак темасына бик күп материаллар яза идем. «Якты юл»да исә хатлар бүлеген җитәкли башладым. «Хат юлга чакырды», «Хат эзеннән» дигән рубрикалар астында басылган, авыл кешесенең гозеренә җавап эзләгән язмалар укучыларда бик тиз уңай тәэсир уятты. КамАЗ газетасыннан кигән Флюра Сәйфетдинова газетаның «штаб башлыгы» иде. Бөтен язмалар аның таләпчән кулы аша уза. Шагыйрь Хәниф Хөснуллин, язучы Равил Вәлиев, талантлы, тынгысыз журналист Гамир Гайфетдинов жиң сызганып эшкә алындылар. Кызганыч, алар берсе дә, редакторыбыз Дамир Вагыйзов та якты дөньяда юк инде. «Светлый путь» тәрҗемә басмасын Мәнүсә Гыйльманова белән Розалия Арсланова матур гына башлап җибәрделәр. Берничә ел үткәч тәрҗемәчеләр булып Рәзинә Насыйбуллина, Әлфия Сөнгатуллина килде. Һәм алар гомерләрен газета эшенә багышладылар – тора-бара төрле басмаларга журналистлар булып киттеләр.
 «Якты юл» саф татар телле булганга, бөек төзелешкә рухи азык эзләп килгән язучылар да әсәрләрен беренче булып шушы газетада бастыралар иде.
Редакция елдан-ел яшьләр белән тулыланып торды. Район газетасы алар өчен чын чыныгу, талантларын чарлау мәктәбе булды. Ленинградның югары партия мәктәбен тәмамлап кайткан Рахман Шәфигуллин соңрак шәһәр телевидениесе директоры булып эшләде. Казан дәүләт университетын тәмамлап кайткан Рәис Кәримов күп еллар авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкләде, аннары югарырак вазифага китте. Гөлшат Нуретдинова «Мәйдан» журналында эшләп, үзен талантлы журналист итеп танытты. Ленинград югары партия мәктәбен тәмамлап кайтып, күп еллар шәһәр газетасында җаваплы секретарь булып эшләгән Халидә Гумерова да газетабызга саллы иҗат өлешен кертте – башта ул редактор урынбасары, аннары күп еллар баш редактор булып эшләде. Эзләнүчән, таләпчән, заман җилләрен оста тоемлаучы җитәкче иде. Аннан соң әлеге вазифага студент елларыннан ук район басмасында журналист булып эшләгән, кыю мәкаләләре белән укучылар арасында үз урынын тапкан Инзилә Әхмәтгәрәева килде. Соңгы елларда газетаны Гөлчәчәк Вәлиева, талантлы журналист, Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре Резидә Юсупова җитәкләде. Бүген исә баш редактор Рөстәм Зәкиев. Кемнәр генә эшләмәсен, коллектив беркайчан да сайлаган кыйбласын югалтмый, район тормышы, аның кешеләре, башкарылган эшләре, проблемалары хакында эчтәлекле язмаларын бастырып тора. Алай гына да түгел, басма матбугат белән бергә журналистлар бүген газетаның рәсми сайтында, социаль челтәрләрдә саллы эш алып бара.    


Редакциянең бүгенге коллективы. / Рамил Зәкиев фотосы.

Еш кына газетага «Якты юл» исемен кем бирде микән дип кызыксыналар. Бу уңайдан исем эзләп, редакция конкурс та игълан иткән иде. Тәкъдимнәр күп булды. Шулар арасында Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, галим Шәмси Хамматов тәкъдим иткән исем уңышлы булды. Ул вакыттагы лозунглардан торган газета исемнәре арасында ул иң тыйнагы иде.

Заһидә Нәбиуллина, ветеран журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев