Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газетабыз – район йөзе

Яңа 2021 елга аяк басканда «Якты юл»ның тугры укучыларына рәхмәт әйтәм. Рәхмәт коллективыбызның хезмәтен зурлаган өчен.

Без ел дәвамында районда үткән бер вакыйганы да читтә калдырмыйча, түкми-чәчми сөйләп бардык. Бу яңа елга да зур оптимизм белән атлыйбыз. Чөнки быелгы кризис елында да газетага язылучылар безне ташламады. Ул гына да түгел, гап-гади авыл кешеләреннән башлап дәрәҗәле җитәкчеләргә чаклы «Якты юл»ның сыйфатлы булып чыгуын билгели. Чынлап та, бүгенге көндә редакция коллективы күңелен биреп эшләүче фидакарьләрдән тора. Шунсыз булмый да, чөнки газета чыгару җиңел түгел, ул үзе бер катлаулы производлство, мәгълүмат җитештерү. Шул бердәмлекнең чагылышы буларак, быел «Якты юл» эшчәнлегенә республика күләмендә дә мактау сүзләре ишеттек. Безнең газетада – кешеләр йөзе, диделәр.
Иң үзәгебезгә үткән нәрсәне дә әйтми кала алмыйм. Ул да булса авылларда почтальоннар булмау. Без инде хәлне төзәтү өчен авылларга чыгып хәлне өйрәндек. Үзебез почтальоннарга кандидатуралар тәкъдим итеп карадык. Шулай да гомер бакый укымышлы саналган Биклән авылында бүген почта хезмәте юк дәрәҗәсендә. Иң кызганычы, җитәкчеләр дә моның белән килешеп бара. Җәй көне Новотроицкида хезмәт хакыннан канәгать булмаган почта хезмәткәре эш ташлады. Шул рәвешле күпме укучыларыбызны югалттык. 
Быел коронавирус аркасында «Тукай чәкчәге» бәйгесе дә булмый калды. Февраль аенда сайлап алу турын уздырып, алты финалистны сайлап алдык. Алар белән зур сәхнәне тотар өчен әзерләнә дә башлаган идек. Финал конкурсы җырчы Филүс Каһиров катнашында 18 декабрьгә билгеләнгән иде. Вирус таралу куркынычын исәпкә алып, кире уйладык. Тик, Аллаһ боерса, бу проектыбызны киләсе елда тормышка ашырачакбыз. Республикада игълан ителгән туган тел һәм халыклар дуслыгы елының иң матур бизәге булачак ул.
Киләсе елга районда зур тарихи вакыйга көтелә. Без Тукай районы оешуның 45 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Безнең газетаның чыга башлавына да 45 ел тулачак. 
Бу ел безгә булганның кадерен белеп, канәгать булып яшәргә кирәк-леген искәртте. Бер-беребезнең хәлен кызыксынып, ярдәмләшеп яшәргә икәнен. Яңа елда газета укучыларыбызга ныклы сәламәтлек телим. Яраткан газетагыз белән бергә булыгыз. Языгыз, килегез. Без бит бергәләшеп Тукай районының тарихын иҗат итәбез.

Резидә Юсупова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев