Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газета – укучылар күзлегеннән

Газета – укучылар күзлегеннән

Валентина Сәгытдинова, 
Борды авылы:

«Якты юл» газетасын без гомер буе алдырабыз. Ул безгә район тормышыннан артта калмаска ярдәм итә. Миңа һәм әниемә әдәби әсәрләрне, шигырьләрне үз эченә алган сәхифә ошый. Кышкы озын кичләрдә аларны рәхәтләнеп укыйбыз. Бүген әдәп һәм әхлак темасы аеруча актуаль. Шуңа күрә газетада мораль темаларга журналист язмаларын күрәсе килә. Вакыйга урыныннан проблемалы язмалар да кирәк. Ә проблемалар бездә җитәрлек. 
«Якты юл» («Светлый путь») авылларыбызның тарихы турында сөйли алыр иде. Аларда кемнәр яши, нәрсә белән шөгыльләнәләр, җирлекнең табигате нинди – болар барысы да укучы өчен кызыклы. Бәлки бу эшкә мәктәпләрне, укытучыларны, авылда яшәүчеләрне тартыргадыр. Без үз тарихыбызны, чыгышыбызны белергә тиеш бит инде.

Тагын бер теләк – «Сорау – җавап» рубрикасы булсын иде. Хокук медицина темалары кызыксындыра. Без сорау бирербез, редакция белгечләрнең җавабын җиткерер.

Гөлназ Шәйхуллина, 
дәүләт статитистикасының район бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты:

Социаль объектлар төзү һәм аларны реконструкцияләү турында язылган мәкаләләрне бик кызыксынып укыйм. Эшләр нинди акчага башкарылган – сез мәгълүматны бик тулы бирәсез, барысын да аңлаешлы итеп язасыз. Шулай ук мине район предприятиеләрендәге икътисадый һәм социаль күрсәткечләр кызыксындыра. «Якты юл» газетасында бу темага мәкаләләр еш басыла. «Гигант», «Р-Агро», Сәйдәшев исемендәге, «Ирек», «Тукай азык-төлек корпорациясе» һәм башка хуҗалыклардан репортажлар еш чыга. Әлбәттә, районыбызда финанс ягыннан көчле предприятиеләр булу – сөенечле хәл. Тулаем алганда, бу районның икътисадый һәм социаль үсеш билгесе.
Район газетасы гел икътисад турында гына язарга тиеш түгел икәнлеген дә аңлыйм. Районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышын яктыртучы мәкаләләр дә даими басылырга тиеш. Бу бурычны сезнең сайтыгыз да бик яхшы үти – биредә фотолар һәм барлык чаралар турында анонслар биреп барыла. Минемчә, газетада аш-су сәхифәсе булу, кызыклы әдәби әсәрләр бастырылу да укучыларны кызыксындырыр иле. 

Азат Надершин, 
районның баш архитекторы:

Нинди генә басманы алсам да, иң беренче мин сәяси яңалыкларга күз салам. Республика, район вакыйгалары турында укырга яратам. Шулай ук кеше язмышлары, тормышның үзеннән алынган вакыйгалар турындагы язмалар кызыклы булыр иде. Минемчә, газетада яңа сәхифә ачып, анда укучылар үзләренең язмышлары, уй-кичерешләре турында яшермичә язсалар, бу бик күпләр өчен сабак булыр иде. Билгеле инде, эчке серләрне бөтен кешегә дә сөйлисе килми, ләкин бу язмаларны бастырганда авторларны күрсәтмәү мөмкинлеге дә бар бит.
Начар хәбәрләр укырга яратмыйм. Еш кына газета-журналлар укучыларның игътибарын җәлеп итү максатыннан язмаларның исеменә үк негатив мәгълүмат чыгаралар, фаҗига, бәхетсезлек очраклары турында күп язалар. Кем ничектер, әмма мин андый язмаларны укымаска тырышам.

Резеда Халикова, 
отставкадагы эчке эшләр подполковнигы, район Эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе:

«Якты юл» газетасына даими язылам, һәр санын игътибар белән укыйм. Сездә бик файдалы һәм кызыклы мәглүмат бастырыла. Үзем мин беренче чиратта «Кичә, бүген иртәгә», «Яңалыклар» сәхифәләрен укырга тырышам. Билгеләнү, бүләкләнү, узачак чараларны, төп вакыйгаларны шуннан беләм. Минемчә, район тормышы газетада бар яклап яктыртыла, хәбәрләр вакытында чыгарылып бара, аңлаешлы тел белән языла. Шулай ук мин мәдәният тормышы, күренекле шәхесләр турында язмаларны бик яратып укыйм. Алдагы көндә дә сезгә уңышлар телим! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев