Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гариза бирергә соңга калмагыз

Федераль ташламага ия тукайлылар 1 октябрьгә кадәр сайларга тиеш: социаль хезмәт җыелмасы алыргамы, әллә аннан баш тартып, акчамы? Пенсия фонды белгечләренең аңлатмасы мәсьәләне хәл итүдә ярдәм булачак. 

Еш кына ташламага ия булучы, хәлем әлегә әйбәт, гел шулай булыр дигән өмет белән, акча алуны сайлый. Ә бүген генә исән-сау йөргән кешенең ниндидер авыруы ачыкланса яки моңарчы булган хастасы көчәеп китсә нишләргә? 
Даруларны акчага алмаштырганнан соң үкенүчеләр була бит. Мисал өчен, онкология авыруын алыйк. Дәвалау курслары узганнан соң, андый кешенең хәле уңайланып куя. Ул инде сөенеченнән социаль пакет урынына акча алу өчен гариза бирергә мөмкин. Ләкин бераз вакыттан соң авыру билгеләре яңадан күренә башлап, кыйбатлы даруларны сатып алырга туры килсә? Күтәрә алмаслык чыгымнар буласын көт тә тор. Гаризамны кире алыр идем дип үкенсә дә, ала алмаячак андый кеше, чөнки карар бер елга кабул ителә. 
Сайлау мөмкинлеге бирүләре әйбәт анысы. Ләкин социаль хезмәтләр пакетыннан баш тартып, акча алу юлын сайлаган кешеләргә яхшылап уйларга кирәк. Көтмәгәндә кыен хәл килеп чыкса, кемгәдер таянырга туры килә. Ышанычлы юлны сайлаганда, күңел тыныч булачак. 
Киләсе ел өчен гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бирелгән гариза киләсе елның 1 январеннан гамәлдә булачак. Пенсия фонды белгечләре аңлатуынча, тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына барып (алдан язылып) яки Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетка кереп, күпфункцияле үзәкләр аша бирергә кирәк. 
Социаль хезмәтләр җыелмасына нинди хезмәтләр керә соң? Беренче чиратта, рецепт буенча дару препаратлары, рецепт буенча медицина әйберләре, инвалид балаларга махсус продуктлар бирү турында сүз бара. Шулай ук бу җыелмага төп авыруларны дәвалау өчен санатор-курорт юлламалар да кертелә. Шәһәр чите тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару-кайту өчен шәһәрара транспортта бушлай йөрү каралган. Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия федераль льготникларга сугыш ветераннары, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар арасыннан аерым категорияләр керә. Тукай районында федераль ташламаларга хокукы булган 3426 кеше яши. Социаль хезмәт җыелмасыннан файдаланучылар – 1401 кеше. Калганнар җыелмадан баш тарткан. 
2020 елның 1 февра-леннән социаль хезмәтләр җыелмасы 1155,06 сум тора. Шуның 137,63 сумы – санаторий-курортларда дәвалану, 127,77 сумы шәһәр яны тимер юлында һәм шәһәрара транспортта йөрү өчен каралган. Даруларга тиешле сумма 889,66 сум тәшкил итә. Бу күпме, азмы? Даруханәләргә кереп, күз салсак, әлбәттә, аз инде. Соңгы елларда гына дарулар әллә ничә мәртәбә кыйбатланды. Ләкин ташлама алучылар – җитди авырулары булган кешеләр бит. Күпчелеге, әйтик, онкология, шикәр чире белән җәфаланучы. Өстәвенә, бу авырулар соңгы елларда «яшәрә» бара. 889,66 сумга гына дәвалану мөмкинме соң? Юк, билгеле. Уйлап кына карыйк: бер авыруны диабеттан дәвалау елга – 63 мең сумга, нерв авыруларыннан – 180 меңгә, яман шештән дәвалау якынча 3 млн сумга кадәр җитәргә мөмкин, диләр белгечләр. Шуңа күрә соцпакет күпкә ышанычлы.
Дәваханәләргә дарулар федераль исемлек буенча кайта. Дөрес, кайчак исемлектә авыруга билгеләнгән нәкъ шундый дару булмаска мөмкин. Әмма бу дару бөтенләй бирелми дигән сүз түгел. Аның урынына башкасы, составы буенча туры килә торган аналогы тәкъдим ителә. Исемнәре башка булса да, даруларның дәвалау үзлеге бертөрле булырга тиеш. 
Даруларны, пациент-ның сәламәтлеген тикшереп, табиб билгели. Даруны вакытында алу өчен медицина хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә торырга, тиешле тикшерүләрне вакытында узарга кирәк, дип аңлата белгечләр. Ике-өч ай эчендә хәл үзгәрергә, дару эчүне туктатырга яки аны башкага алыштырырга туры килергә мөмкин. Участок табибы, фельдшер, шәфкать туташлары белән элемтәдә торырга мобиль телефон, интернет, социаль челтәрләр ярдәм итә. Участок табиблары белән авыл фельдшерлары аша да хәбәрләшергә була. 
Белгечләр искәртә: моңа кадәр социаль пакеттан баш тартып килгәнсез икән, тагын да яхшылап уйларга һәм дөрес карарга килергә вакыт бар әле – гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев