Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле буранда саклык чаралары турында искәртә

Бүген буран, көчле кар көтелә.

Татарстан гадәттәш тыш министрлыгы республика халкын буранда саклык чараларын куллану зарурлыгы турында кисәтә, диелә министрлык хәбәрендә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына буенча бүген республика территориясендә урыны белән буран, күз күреме начараю, тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәрлек көчле җил көтелә. Көндез көчле кар һәм бозлавык булырга мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава шартлары начарланганда торак пунктлардан читкә чыгудан тыелырга чакыра.

Урамда реклама щитлары, электр элемтәсе линияләре һәм агачлар астында йөрмәү киңәш ителә.

Автомобильдә йөрүчеләрне куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга, кискен маневрлар һәм полосаларда күчүләрдән тыелырга чакыралар. Җәяү йөрүчеләргә сак һәм игътибарлы булырга, ут кайтаручы элементлар тагылган кием кияргә һәм хәрәкәт иткән автомобильләр алдында юлны чыкмаска киңәш ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев