Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гади кешеләр турында кайгырту беренче чиратта

Тукай муниципаль районы советының беренче оештыру утырышы көн тәртибенә район башлыгы һәм аның урынбасарын сайлау мәсьәләсе чыгарылды. Утырышта ТР Дәүләт советының экология, табигатьне саклау, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Фәнис Нуриев, хокук һәм күзәтчелек органнары, җәмәгать оешмалары, хуҗалык җитәкчеләре, оешма-учреждение вәкилләре катнашты.

Азат Хамаев, сүз алып, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән өч ел дәвамында районны җитәкләгән Фаил Камаев кандидатурасына тавыш бирергә чакырды. Ул Фаил Камаевны Тукай районы халкы белән уртак тел тапкан, районның социаль-икътисадый үсешенә саллы өлеш керткән, республика дәрәҗәсендә абруй казанган җитәкче дип билгеләп үтте. 
Соңгы өч елда районда башкарылган эшләр моңа дәлил. Авыллар күзгә күренеп үзгәрә, йортлар һәм социаль объектлар төзелә. Тукай районы инвестицияләр җәлеп итү буенча да алдынгы. Чагыштыру өчен, 2017 елда районга 455 млн сум акча жәлеп ителгән. 2018 елда – 1 млрд сум, 2019 елда – 1 млрд 200 млн сум. Быел бу сан 1 млрд 500 млн сумга житте. Федераль һәм республика программаларында катнашу бәрабәренә халыкның социаль-көнкүреш дәрәҗәсе яхшыра. Авыл хуҗалыгы тармагында уңышлар аеруча игътибарга лаек. Узган ел аграрийлар, 175 мең тонна бөртек җыеп, республикада беренче урынны алган иде. Быел – 177 мең тонна. Терлекчелек тармагы да үсештә. Ит, сөт җитештерү буенча Тукай районы республикада лидер. 
Казан кунагыннан соң сүз алган «Мусабай» кооперативы рәисе Айгөл Ханова да Фаил Камаевның авыл хуҗалыгына игътибарын ассызыклады. Мисал өчен, ташландык 44 ферманың 34е яңадан торгызылды. Район җитәкчесе эре хуҗалыклар белән беррәттән фермерлар, шәхси хуҗалыкларның үсешен дә кайгырта. Авыл хуҗалыгын төптән белгән яшь депутат та, район башлыгы итеп Фаил Камаевны күрәм, дип белдерде.
Ачык тавыш бирү тәртибендә барлык депутатлар бу тәкъдимне хуплады.
Фаил Камаев, сүз алып, үзенә ышаныч күрсәтүләре өчен рәхмәтен җиткерде. Соңгы елларда күп эшләнсә дә, шәһәр яны районында хәл итәсе проблемалар бихисап, диде ул. Тукай районында йортлар төзелеше кызу темплар белән бара. Тик аларны берьюлы инфраструктура челтәрләре белән тәэмин итү мөмкинлеге юк. Бүгенге көндә район газ белән нибары 40 процентка тәэмин ителгән.
Республикада 2025 елга кадәр кабул ителгән газлаштыру программасы хәлне тамырдан үзгәртергә ярдәм итәчәк. Халыкны чиста су, төзек юллар белән тәэмин итү буенча да оптимистик фаразлар. Киләчәккә планнары турында сөйләгәндә Фаил Камаев әтисенең сүзләрен искә тошерде: «Бу эшкә билгеләнгәндә ул миңа гади халык турында күбрәк кайгырт дигән иде. Мин бу наказдан тайпылмаячакмын». Район башлыгы тукайлыларга хезмәт итәчәге турында ант кабул итте:

«Район башлыгы вазыйфасында район уставы белән миңа тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашырганда, хәзерге һәм киләчәк буыннар алдында безнең район өчен җаваплылыкны аңлап, РФ Конституциясен, федераль законнарны, ТР Конституциясен һәм законнарын, район уставын катгый үтәргә, район халкының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен хөрмәт итәргә, сакларга һәм якларга, тарихи традицияләрне хөрмәт итеп, гражданлык татулыгына омтылырга һәм икътисадый потенциалны арттырырга, район үсеше һәм халкының иминлеге хакына үз вазыйфаларымны гадел һәм намуслы башкарырга ант итәм». 

Реклама

Депутатлар шулай ук бертавыштан район башлыгы урынбасарын сайладылар. Бу вазифа Иштирәк авыл жирлеге депутаты Рөстәм Закировка йөкләнде.

/ Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X