Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гади бер яшелчә мең авырудан дәва!

Һәркемнең аш-су бүлмәсендә булган бу яшелчәдә галимнәр канны артык шикәрдән һәм холестериннан чистарту үзенчәлеген дә ачыклаган.

Әлбәттә, барлык яшелчәләр дә кеше өчен файдалы. Ләкин кайберләре уникаль файдалы сыйфатларга ия. Аларда витаминнар, минераллар, сәламәтлекне ныгытучы кушылмалар күп.

Шундый яшелчәләрнең берсе – суган. Әйе, без күп еллар инде аның файдасы турында беләбез. Ә галимнәр аның яңадан-яңа файдалы сыйфатларын ачыклап тора.

Мәсәлән, ул канны холестериннан чистарта, артерияләрнең катылануын кисәтә, кан басымын нормаль дәрәҗәдә тота ала икән. Ләкин тиз генә чи суган кисеп ашый башларга ашыкмагыз, тикшеренүләр аның бу өлкәдәге файдасының пешкән килеш яхшырак булуын ачыклаган.

Тагын бер тикшеренү бу яшелчәнең кандагы шикәр дәрәҗәсен киметүен дә раслаган. Шуңа күрә суган диабет белән авыручы һәм бу авыруны булдырмаска теләүче кешеләргә дә киңәш ителә.

Фото: priceguard.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев