Гадел хөкем чыгаручылар
1998 елның 17 декабрендә «Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында» федераль закон кабул ителә. Шулай итеп илнең суд системасында 1917 елга кадәр гамәлдә булган дөньякүләм юстиция институты кабат торгызыла.
Дөньякүләм юстиция тарихы чагыштырмача озын булмаса да, ул бик әһәмиятле һәм кызыклы. Тукай районында җәмәгать судьялары эшчәнлеге район тарихына, аның тормышка, яшәешкә кагылышлы вакыйгаларына бәйле.
Тукай районы дөньядагы иң эре автомобиль комплексларының берсе булган Яр Чаллы шәһәре янында урнашкан. Халыкның тормыш-көнкүрешен, проблемаларын да аннан аерып карап булмый. Бүген авылларда һәм поселокларда 40 меңнән артык кеше яши. Ә җәйге сезонда район җирлегенә шәһәрдән меңләгән халык агыла, яңа йортлар төзелә, яңа сәнәгать предприятиеләре барлыкка килә. Хөкемдарлар, җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренә үзеннән-үзе шушы вакыйгаларның шаһиты булырга туры килә. Район икътисадының торышын, социаль проблемаларны юкка гына судта каралган эшләрдән чыгып бәяләмиләр. Район халкы судка гадел хөкем эзләп кенә түгел, бик күп хокукый сорауларга җавап табу, аңлау һәм рухи ярдәм алу өчен дә килә.
Тукай районы территориясендә ике суд участогы барлыкка килүнең башы 2000 елның 19 октябренә туры килә. Беренче җәмәгать судьялары итеп әле бүген дә биредә хезмәт юлын дәвам итүче Елена Гебель, 2003 елга кадәр эшләгән Жанна Низамова билгеләнә. 2003 елдан бүгенгә кадәр 2нче җәмәгать суды участогы белән Светлана Дарьина җитәкчелек итә. Ике участок та район суды бинасында урнашкан.
Җәмәгать судьялары вазифасына өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган җинаять эшләре, суд приказларын бирү, аерылышу, милек бүлү, административ хокук бозу турындагы эшләр керә. Бүген җәмәгать судьялары аппараты алты кешедән тора. Аларның һәрберсе үз эшен белеп, төгәл итеп башкара торган хезмәткәрләр. Чөнки аппарат эшчәнлегенә бәя аларның һәрберсенең процессуаль нормаларны үтәвеннән, эшләрне үз вакытында каравыннан чыгып бирелә. Суд системасы эшчәнлегенең иң күләмле өлеше нәкъ менә аларга туры килә.
Район җәмәгать судьялары һәр елны уртача 150дән артык җинаять эшен, 3000нән артык административ хокук бозуларны, 3500дән артык административ һәм гражданлык эшләрен карыйлар. Гомумән, судта карала торган барлык эшләрнең 70 проценты аларга туры килә. Шуңа күрә җәмәгать судьяларына гражданлык, административ һәм җинаять җаваплылыгына кагылышлы барлык законнарны да белә торган «универсаллар» булырга туры килә.
Эшчәнлек тарихында район судының әлеге тармагы республикада үзен күрсәтеп, бүген дә лаеклы урын алып тора.
Район суды матбугат хезмәте.
Фото район судының матбугат хезмәтеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев