Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин район башлыкларын халык белән эшләүдә активрак булырга чакырды

Дәүләт Советы Рәисе Татарстанда утыздан артык республика программасы эшләп килүен искә төшерде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район башлыкларын халык белән эшләүдә активрак булырга һәм республика программаларында катнашырга чакырды. Шул хакта ул бүген Лаешта узган авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә әйтте. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда утыздан артык республика программасы эшләп килүен әйтте. “Безнең төп мәсьәлә – авылны һәм анда яшәү рәвешен саклау. Авыл кешесе – безнең буыннан буынга күчүче тарихны һәм һәр халыкның гореф-гадәтләрен саклаучы ул”, - дип өстәде Татарстан Дәүләт Советы рәисе.

Аның сүзләренчә, тагын бер җитди мәсьәлә булып, авыл халкыннан торган авыл хуҗалыгы кооперативлары төзү. Фәрит Мөхәммәтшин сатылган продукция буенча үсеш булган җирлек башлыкларына ярдәм итәргә тәкъдим итте.

Парламент башлыгы киләсе елга Татарстан бюджетында, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүдә шартлар тудыру максатыннан, төрле программалар һәм грантлар төрендә барлык ярдәм формалары каралуын җиткерде.

Аның фикеренчә, шулай ук эшмәкәрләргә кагылучы “бюрократик процедураларны” гадиләштерү кирәк. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев