Фонд эшчәнлеге дәвамлы булыр
Тукай районында 2018 елда беренче мәртәбә «Игелек кыл!» хәйрия марафоны старт алган иде. Инвалидлар җәмгыяте каршында аның фонды булдырылды. Фонд эшчәнлеге район башкарма комитеты карары нигезендә алып барыла. Әлеге фондның эшчәнлеге белән кызыксынып, без районның ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зариповка берничә сорау бирдек.
– Галимҗан Сәетҗанович, район инвалидлар оешмасы каршында ачылган фонд икенче елын эшләп килә. Аны оештыру идеясе ничек туды?
– Әлеге эшнең башында район җитәкчесе Фаил Камаев тора. Мондый төрдәге иҗтимагый фондлар Татарстан Республикасының кайбер районнарында гына бар. Тукай районы бу нисбәттән алгы рәттә. Арабызда төрле кеше бар бит – сәламәтлеген югалтып, ярдәм көтеп ятучылар турында әйтүем. Алар кайгырту тоярга тиеш. Фаил Мисбаховичның хәйрия марафонына старт биреп, фонд оештыруы бик игелекле гамәл. Аның дәвамлы булуы аеруча кыйммәт.
– Сезнең сүзегездән аңла-шылганча, фонд эшчәнлеге марафонда җыелган акчалар хисабына мөмкин. Эшләү тәртибен искә төшерик әле.
– 2018 елның декабрендә, инвалидлар декадасы барган көннәрдә, беренче марафонны оештырдык. Районыбызның хуҗалык җитәкчеләре, оешма-предприятие башлыклары, эшмәкәрләр, битараф булмаган кешеләр ярдәме белән 2 млн сумнан артык акча тупланды. 2019 ел дәвамында әлеге акчалар ярдәмгә мохтаҗ булган физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хәлен җиңеләйтергә тотылды. 2019 ел марафонында да шул ук күләмдә акча җыелды. Быел без ярдәмне шул сумма хисабына оештырабыз. Ә акчаны максатчан файдалануны комиссия контрольдә тота. Гаризалар да шул комиссия утырышларында тикшерелә.
– Утырышлар еш узамы? Бер утыруда ничә гариза тикшерелә?
– Утырышлар гаризалар җыелуга карап билгеләнә. Әйтик, ике-өч үтенеч алынуга, җыелабыз. Ай саен ике яки өч тапкыр килеп чыга. Һәр гариза бик җентекләп тикшерелә, комиссия карар кабул итә.
– Кешеләрдән кергән гозерләрнең бәхәслеләре, үтәлми калган очраклары буламы?
– Инвалидларга ярдәм күрсәтү Россия Федерациясе законнарына туры китереп һәм билгеләнгән тәртиптә башкарыла. Беренчедән, гариза бирүченең документлары җыелып беткән, кирәкле инстанцияләрдән белешмәләре алынган булуы шарт. Икенчедән, инвалидлык билгеләү экспертизасын узганнан соң кешегә шәхси реабилитация, адаптация, абилитация (көнкүрешкә яраклашу – ред.) чаралары билгеләнгән икән, һәм ул аларны алу өчен чиратка куелган икән, «Игелек кыл!» фонды аңа булыша алмый. Быел без барлыгы 8 утырыш уздырдык, 26 гариза тикшердек. 2020 ел башыннан 1 августка кадәр 900 мең сумлык хәйрия ярдәме күрсәтелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәйрия фонды акча өләшү белән шөгыльләнми. Нигездә, авыруларның хәлен җиңеләйтә торган җайланмалар, материаллар, препаратлар алуда ярдәм итәбез. Фонд оешканнан башлап дүрт кешегә коляска алып бирдек. Аларның гадирәкләре дә 70-80 мең сум тора.
– Ул җайланмалар бөтенләйгә биреләме?
– Тиз тузмый, кабат кулланып була торган җайланмаларны без хәзер кире кайтару турында килешү белән бирәбез. Ягъни кулланучы, кирәге беткәч, аны безгә кайтарып бирә, шул рәвешле тагын берәр мохтаҗ кешегә ярдәм итү мөмкинлеге туа.
– Районда инвалидлар саны кайсы якка үзгәрә?
– Кызганычка каршы, арту ягына. 2020 елның 1 августына Тукай районында 3017 инвалид исәпләнә, шуларның 169ы – балалар. 1нче группа инвалидлар – 393, 2нче – 1056, 3нче группа – 1399 кеше.
– Шулай булгач фонд эш-чәнлегенең дәвамлы булуы кыйммәт. Аны дәвам итүдә Сезнең төп ярдәмчеләрегез кемнәр?
– Беренче чиратта, киң күңелле, олы йөрәкле райондашлар. Алар кушылмаса, фонд эшли алмас иде. Сүз уңаеннан, «Пластик» җитештерү берләшмәсенең коммерция эшләре директоры Антон Комлевка рәхмәт әйтеп үтәсем килә. Казиле авылында яшәүче 40 елдан артык механизатор булып эшләгән ветераныбыз, 2нче группа инвалид Василий Абрамовка веранда тәрәзәләрен ташлама белән ясап бирүне оештырды ул.
Социаль яклау хезмәткәр-ләрен дә билгеләп үтәргә кирәк. Узган ел без 260 кешене Чаллы ветераннар госпиталенә урнаштырдык. Кеше хәленә битараф калмый торган авыл җирлекләре башлыклары, ветераннар һәм инвалидлар оешмалары җитәкчеләре бар бит әле. Николай Самойлов (Князево), Роза Әбделманова (Борды), Илшат Усманов (Сәмәкәй), Флүр Ихсанов (Түбән Суыксу), Клара Хөсәенова (Иске Абдул), Тәнвирә Герасимова (Кече Шилнә), Флүзә Сәлимова (Боерган), Асия Фәйзуллина (Биклән) һәм башка бик күпләр авыр хәлдә калучыларга булышуны мөһим бурычлары итеп күрә.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев