Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әфганчылар көне 

15 февральдә совет гаскәрләренең әфган иленнән чыгарылуына 32 ел тула.

Бу уңайдан хәрби бурычларын Әфганстанда үтәгән якташларыбыз истәлегенә һәм хөрмәтенә төрле чаралар оештырыла. 13 февраль көнне Биклән авылында хәрби бурычын Әфганстанда үтәп кайткан, күптән түгел генә арабыздан киткән райондашыбыз Йолдыз Габдрахмановка истәлек тактасы ачыла. 
15 февральдә Иске Абдул мәдәният йортында истәлекле датага багышланган чара оештырыла. Анда катнашучылар «Гиндукуш» музеенда булып, әфганчыларга багышланган экспонатлар һәм мәгълүматлар белән тагын бер кат таныша алачак, митинг үтәчәк, чарада катнашучылар өчен концерт программасы да тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев